17 июльдә АКШта яшәүче төрле милли активистлар Вашингтонга килеп, Ак йорт каршында пикетта торды, шулай ук алар президент Джо Байденга ачык хат белән мөрәҗәгать итте.
— Әлеге мөрәҗәгатебез белән без 1959 елда кабул ителгән Конгресс резолюциясе нигезендә АКШта ел саен уздырыла торган "Әсир милләтләр атналыгы"на кушылабыз. Президент Байденның Якын Көнчыгыш сәфәре һәм, бәлкем, Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле, президентның Ак йорт каршында "Әсир милләтләр атналыгы"н башлап җибәрә торган традицион брифингы быел узмады. Әмма без барыбер Вашингтонга килергә булдык, чөнки үз позициябезне белдерү һәм безнең илләр исеменнән сүз әйтергә теләүче Мәскәү монополиясен бетерү зарур. Без үз халыкларыбызның киләчәген Русиядә күрмибез һәм Кремльнең сугыш җинаятьләре өчен җавап тотарга теләмибез, — дип белдерде эрзя халкы вәкиле Виталий Ромашкин.
Ромашкин Вашингтонга "Азат милләтләр лигасы"ндагы көрәштәшләре, АКШ башкаласыннан еракта яшәүче бурят Раджана Дугар-ДеПонте һәм татар Иршат Хәби белән килгән.
— Кремльнең үз җинаятьчел максатларына ирешү — яңа җирләр басып алу һәм империя чикләрен киңәйтү өчен бурят егетләрен куллануын күрү, бурят буларак, миңа бик авыр. Мәскәү бурят авылларындагы егетләргә сугыштан башка берни дә тәкъдим итә алмый. Урысларның чираттагы басып алу сугышында туп белән юк ителүче ит кебек һәлак булалар. Бурятиягә һәм халкыма мондый киләчәк теләмим. Шуңа күрә без монда Украинага каршы агрессияне хөкем итү өчен генә түгел, американ җәмгыятеннән яклау эзләп тә килдек. Без, Русия федерациясендә яшәүче җирле халыклар Мәскәүнең һәм бу режимның тотыгы булып калдык. Безгә шундый сайлау мөмкинлеге генә калдырдылар: йә сугышу, йә, Русия агрессиясен якламасак, төрмәгә утыру, — ди Раджана Дугар-ДеПонте.
Татар сәяси эмигранты Иршат Хәби лиганың бу атна чаралары кысаларында 20 июльдә оешмадагы башка милли хәрәкәтләр вәкилләре белән онлайн матбугат очрашуы уздырачагын белдерде.
— Татарлар, башкортлар, бурятлар, ингерманландлар, казаклар, калмыклар, эрзяләр лиганың максатлары һәм бурычлары турында сөйләячәк, журналистлар сорауларына җавап бирәчәк. 23 июльдә дөньявың төрле илләрендә минитнгларга чыгып, үзбилгеләнүгә хокукыбыз, көч белән тартып алынган хокукыбыз турында белдерәчәкбез. Аерым алганда, митинглар АКШның Нью-Йорк, Филадельфия и Кливленд шәһәрләрендә дә узачак. Бүген без Украина, Эстония, Литва яки Латвия 40 ел элек булган хәлдә. Без деколонизациягә ирешәчәкбез һәм бу көрәштә безгә алдынгы демократик илләрнең ярдәме кирәк, — ди Иршат Хәби.
Әсир милләтләр атналыгы
АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.
2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!