Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы бер объект Русиянең мең сумлык акчасында сурәтләнергә мөмкин


Казан Кирмәне
Казан Кирмәне

Бу - Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы, “Казан” гаилә үзәге, Болгар тыюлыгы булырга мөмкин. Акчалар киләсе елда кулланылышка керәчәк. 2016 елда да Казан 200 сумлык акчаларда сурәтләнәчәк дип вәгъдә иткәннәр иде.

Мең сумлык кәгазь акчада Татарстандагы бер объекты сурәтләнә ала. Бу хакта "Известия"га Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Белов әйткән.

Аның сүзләренчә, Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы, "Казан" гаилә үзәге, Болгар тыюлыгы финалга чыккан.

Түбән Новгородтагы берничә объект та, аерым алганда: Кремль, Чкалов баскычы, "Түбән Новгород" стадионы тәкъдим ителгән.

"Русия банкының мөдирләр шурасы яңартылган 1000 һәм 5000 сумлыкларның концепциясен раслады, хәзер эскизны эшлиләр, рәсемнәрнең детальләре эшләнә. Белгечләр төркеме 30лап объект тәкъдим иткән иде", дигән Белов.

1000 һәм 5000 сумлык акчалар киләсе елда, 500 сумлыклар – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар – 2025 елда кулланылышка керәчәк.

2016 елда да Казан 200 сумлык акчаларда сурәтләнәчәк дип вәгъдә иткәннәр иде. Бәйге игълан иттеләр, ул берничә ай барды һәм Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да гел шау-шу чыгарып кына торды. Җирле хакимиятләр Казан сурәтен акчада күрер өчен киң күләмле PR-кампания алып барды.

Пиарчылар нәрсә генә майтарып карамады: урамдагы һәм интернеттагы флешмоблар, телевидение һәм матбугаттагы реклам, президентның инстаграм сурәтләре, түләнгән блогерлар, Рамзан Кадыров һәм Николай Валуевның фотолары һәм хәтта аякка ясалган татуировкалар. Республика бәйгедә җиңәр өчен күпме акча сарыф иткәненең төгәл саннары билгесез, ләкин мондый кампаниянең арзан булмавын фаразларга була иде.

Чират СМС ярдәмендә тавыш бирүгә җиткәч бюджет хезмәткәрләрен мәҗбүриләп тавыш бирдерттеләр. Тавыш биргән кеше җитәкчесенә кушылган эш башкарылганны дәлилләүче скриншот та җибәрергә тиеш булган диелде. Ә кайбер җирдә мәктәп хезмәткәрләрен кич мәктәпкә җыеп, телевизор каршында тавыш бирдерткәннәр дигән сүзләр булды.

Нәтиҗәдә боларның берсенең дә файдасы булмады, Казан бәйгедә җиңмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG