Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга ярты елда 1,6 млн турист килгән. Татар конгрессы милли туризмны үстерергә чакыра


Казандагы Кол Шәриф мәчете янында туристлар, архив фотосы
Казандагы Кол Шәриф мәчете янында туристлар, архив фотосы

Туристлар саны артуның төп сәбәбе – чит илгә чыгуның кыенлашуы диелә.

2022 елның беренче ярты еллыгында Казанга 1,6 млн турист килгән. Бу хакта 1 августта башкала мэры Илсур Метшин шәһәр хакимияте киңәшмәсендә белдерде.

Казан башкарма хакимиятенең туризм үсеше комитеты мөдире Дарья Санникова сүзләренчә, шәһәрдә отельләр 95 процентка тулы. Кунакханәләр бәйрәм вакытында гынамы яисә һәрдаим тулы булганмы, түрәләр ачыкламады.

"Дөньяда баручы үзгәрешләр булуына карамастан, безнең тармак Русиядән һәм чит илләрдәге туристларның шәһәргә кызыксыну булуы аркасында актив эшли. Хәзер Казан урамнарында бик күп туристлар йөри. Отельләр 95 процентка тулган. Бүген шәһәрне вакыйгалы чаралар белән баетып тору мөһим", диде ул.

Казанга килүче туристларның саны артуына Украинадагы сугыш йогынты ясаган. Русия һава ширкәтләре чит илләргә оча алмавы, очкыч билетлары бәясе артуы, Русия көньягындагы һава аланнары ябылуы сәбәп булды. Шул сәбәпле, Татарстан рәсмиләре май бәйрәмнәрендә Казан кунакханәләре 100 процентка тулды дип белдергән иде. Татарстанга иң күп туристлар Мәскәү һәм Петербурдан килүе көтелде.

Киләсе елларда Татарстанга килүче туристлар саны тагын да артыр дип көтелә. Бүген Дөнья татар конгрессы корылтаенда тарихчы Дамир Исхаков республикада милли туризмны үстерергә чакырды.

"Киләсе елда конгресс этнотуризм юнәлешенә алынырга тели. Хәзер сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк. Ил буенча татарлар да, башка милләтләр дә йөриячәк. Шуңа күрә безнең төбәкләрдә музейлар, һәйкәлләр теләсә-кайсы турист өчен карый алырлык булырга тиеш. Безгә күбрәк татар ядкәрләрен күрсәтергә кирәк. Читтән килгән туристлар өчен музейларда үзебезнең шәхесләребез һәм ядкәрләребез кадерлерәк", диде ул.

2021 елда Татарстанга 3,3 млн турист килгән. Бу пандемия башланган 2019 ел белән чагыштырганда, 92 процентны тәшкил иткән. Туризм өлкәсе 33 млрд сумга хезмәт күрсәткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG