Быелның ярты елында Татарстанда туучыларга караганда 5 658 кешегә күбрәк кеше үлгән. Бу хакта Росстат хәбәр итә.
Бу яртыеллыкта Татарстанда барлыгы 17 667 бала туган. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда республикада 2 013 сабыйга азрак туган. Туучылар саны кимү ягыннан Татарстан Русиядә өченче урынны били. Моннан да начаррак күрсәткеч бары Мәскәү һәм Краснодар краенда теркәлгән. Шул ук вакытта үлемнәр саны 2 207гә кимрәк булган. Ярты елда республикада демокрафик упкын 5 658 очракка җиткән.
Башкортстанда исә, халык саны 7 693 кешегә кимегән. Ярты елда 17 948 бала туган, 25 641 кеше үлгән.
Русиядә демографик упкын 383 822 очракка җиткән.
2021 елда уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши.
Гыйнвар-май айларында Татарстан туучылар саны кимү ягыннан Русиядә өченче урынга чыкты.
Моңа кадәр Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясалды. Әлеге фикерне фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова белдерде.
2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!