Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан вице-премьеры Уфадагы мәктәпне тапшыру вакыты кичектерелүдә Көнбатышны гаепләде


Азат Бадранов
Азат Бадранов

Уфадагы мәктәп 2019 елда төзелә башлаган иде.

Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов "демократик Көнбатыш"ның чикләүләр басымы аркасында Идел буе федераль бүлгесендәге иң зур мәктәпне" төзү акрынайды, дип белдергән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

"Күп төзелеш материаллары һәм җиһазлар 10-20 тапкырга кыйммәтләнде. Моның аркасында проблемнар чылбыры хасил булды", дип язган ул "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Уфаның Ферин, Сельская Богородская, Лесунов урамнары һәм Баландин бульвары кварталындагы мәктәп 2019 елда төзелә башлаган иде. Азат Бадранов әйтүенчә, мәктәп киләсе елның язында эшли башларга тиеш.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр артты.

Бәяләр арту сәбәпле Уфа мәктәбенең ачылышы кичектерелсә дә, республиканың керемнәре кимесә дә, Украинаның фетнәчел төбәкләренә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылыкта бара. Республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG