Башкорт җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәетова барлыгы 1 ел 9 аен башта Уфаның тикшерү изоляторында, аннары Стәрлетамактагы колониядә уздырды. Колониядә ул гомум тәртипкә буйсынмавы аркасында күп очракта ШИЗОда, ялгыз камерада утырган. 7 август ул иреккә чыгарылды, аны гаиләсе, башкорт активистлары каршы алды. Ике елга якын ул ни балаларын, ни оныкларын күрә алмады. Аңа алар белән очрашырга да, шалтыратышырга да рөхсәт ителмәде. Иреккә чыгу белән ул кичкә кадәр оныклары белән булды, "Мине аларның үсүләрен күрүдән мәхрүм иттеләр, рәхәтләнеп кочтым, үптем, уйнадым алар белән!", диде ул Азатлыкка. Кич кенә ул өенә кайтып керде һәм Азатлыкка төрмәдәге тормышын сөйләде.
Ул анда да төрмәдә утыручыларның хокуклары өчен көрәшкән, бертуктаусыз жалулар язган, прокуратура вәкилләрен төрмәгә чакыртуга ирешкән. Төрмәдә кешеләр ач, туңа, тиешле медицина ярдәме ала алмый, ди ул. Төрмә системы тоткыннарны да, анда эшләүчеләрне дә баса, мыскыл итә, кеше кыяфәтеннән чыгара, дип сөйләде ул.
— Рәмилә ханым, иреккә чыгуыгыз котлы булсын! Ничек күз алдына килгән иде бу көн? Чыккач та нишләрмен дип хыялланган идегез?
— Мине иртәнге 6.30да ук колониядән куып диярлек чыгарырга теләделәр, тизрәк китсен, янында кеше җыелмасын, берсе дә килмәсен дип, мине машинага утыртып автовокзалга озатысалары килде. Басым ясап үтенделәр диярлек. Баш тарттым, колония каршында үземне каршы алуларын көттем. 10га кадәр төрмә ишегалдыннан беркая китмәдем. Башта җәмәгать эшлеклеләре килде, аннары балалар да килеп җитте. Без Уфага кайтып киттек. Көн тыныч узды. Беләсезме, мин ике ел өйдә булмаган кебек тә түгел. Бер мизгел кебек.
Төрмәдә утырганда электрон хатлар язарга мөмкин булганын мин соң белдем, әйтүче дә булмады
Оныкларымны күрәсем килде, бик сагынганмын. Берсенә 5 яшь, бәләкәенә – 2,5 яшь. Алар үскән, үзгәргән. Аларның үсүен күрә алмадым, шуннан мәхрүм иттеләр. 2020 елның 6 ноябреннән балаларым, оныкларым белән күрешмәдек. Бер тапкыр гына очрашу булды, изоляторда 1 сәгать чамасы бергә булдык. Шуның белән шул. Төрмәдә утырганда электрон хатлар язарга мөмкин булганын мин соң белдем, әйтүче дә булмады. Шалтырату да рөхсәт ителмәде миңа. Июль азагында гына, чыгар алдыннан шалтырата алдым, иреккә чыгачак көнемне хәбәр итә алдым.
— Иң кыены нәрсә булды сезнең өчен?
— Мин теләмәгәнне эшләргә мәҗбүр итүләре. Шул үзәккә үтте. Башка кеше теләгәнне син үтәргә тиешсең. Буйсынырга тиешсең, сындыралар. Тикшерү изоляторында әйбәт иде, дүрт кешелек камерада үзем генә булдым. Ябып куялар да, теләсә нәрсә эшлә, син берсен күрмисең, башкалар да сине күзәтми. Ә колониядәге мәхшәр күз алдыма да килмәгән иде. Берни рөхсәт ителми. Колониягә килгәч, тоткыннар карантин зонасында тотыла. Бер камерада 20 хатын идек, сыярлык түгел. Бәдрәф юк, ул башка бинада. Кыш бит ул! Без ябып тотылган урын ирләр утырган колониянең бер өлеше генә икән, шул хатын-кызларга бирелгән булып чыкты. Берни ясалмаган. Бәдрәфкә барам дисәң, рөхсәт сорарга кирәк. Гардероб та башка җирдә. Кысталып бетәсең, чыгаралар, киемсез башка бинада урнашкан бәдрәфкә йөгерәсең кардан. Шул эшме инде?! 20 тоткын хатын-кыз да, шунда эшләүче хезмәткәрләр бер бәдрәфкә йөри, кулларны юар өчен бер раковина. Башка сыймаслык хәл, бу күптән сузылып килгән проблем булган.
Төрмә киеме. Ул коточкыч. Матурлыкны яраткан хатын-кыз өчен ул җәза. Ямьсез, шыксыз, үземне шулкаләр начар хис иттем. Ул җылытмый да, тәнне дә кыра. Психологик яктан шулкадәр авыр иде.
Камерада һәр кешенең ятак урыны бар, әмма аңа ни утырырга, ни ятарга ярамый. Иртән торгызалар, "отбой" булгач кына ятарга ярый. Бу вакыт эчендә караватка якын килеп кара син?! Агач урындык бар, менә шуңа утыр. Бетте! Бу гына түгел. Утырасың икән, күзләрең ачык булырга тиеш. Күзләрне йомарга хокукың юк. Күз йомсаң, видеокамера аша күрәләр дә, керәләр. Йоклап киткән дип санала, шуңа "выговор" чәпиләр.
Карантиндагы камерада җилләткеч системы юк, бер форточка бар, аны ачсаң, салкын бәрә. Бәләкәй генә камерада күп хатын-кыз, һава суларлык түгел. Анда һуштан егылмау мөмкин түгел. Мин караватка барып ава идем. Шунда ук килеп керәләр. Торырга әмер бирәләр. Ничек инде?! Мин бит тере кеше, мин ни басып тора алмыйм, ни утыра алмыйм, хәлем китә. Ятам, әлбәттә! Егыйлыйммыни?! Башка хатыннар исә буйсына, түзә.
Ике атна карантинда булырга тиеш идем, әмма мин тәртипкә буйсынмагач, каршы дәшкәнгә, бер атна узуга мине ШИЗОга ябып куйдылар. Шулай җәзалыйлар. Анда барысы да куркытуга корылган. Кешедән кешелекне юкка чыгарту урыны ул. Кеше ятарга да, утырырга да курыксын әле!
Карантиннан чыгарылгач, отрядка кертәләр, анда бер камерада 30 кеше, ярый анда бәдрәф бар. Тик вентиляция системы анда да юк. Анда да көндез караватка утырырга да, ятып торырга да ярамый. Тоткын хатыннар курка. Миндә ул курку юк, каршы дәштем анда да. Бу – минем урын, йокым килә икән, ятам, дидем. Шулай эшли идем дә. Тагын ШИЗОга яптылар, аннары ялгыз камерада тоттылар.
— Ашау ни хәлдә иде?
Санитар норма анда 16 градус, бу җылы дип санала
— Бик начар! Мин гел ач идем, гел ашыйсы килә. Бәрәңге бирәләр иде, ул анда "затлы" ризык санала. Янына минтай балыгының койрыгын сала алалар һәм ул 4 сантиметр гына. Коточкыч, кешене мыскыл итү бит бу. Ник порцияләр бәләкәй дип сораулар бирә башладым. Зурайттылар. ШИЗОдан хатлар яздым, мин ризыкны үлчәп тә карадым, әле мине, Сәетова тавыш күтәрә ала торган хатын дип, миңа зуррак өлешләрне биргәннәр дип аңладым, әмма миңа китерелгән ризыкның да яртысы урланган инде аның. Норма болай да бәләкәй, әле урлана да икән, күз алдына китергез инде кешенең хәлен!? Кеше ач. Мин калтырана идем. Менә өйгә кайткач ашадым, калтырануым кими башлады. Соңгы айда ачлыктан калтырап йөрсәм, аңа кадәр салкыннан да дер өшеп йөрдем. Санитар норма анда 16 градус, бу җылы дип санала. Җылы киемнәр бирелми, ә төрмәдән салкын. Төрмә киеме җылытмый, тәүлек буена өшеп йөрисең камерада, дер-дер килеп йөрисең. Ач та, салкын да бит! Урамда кояш булса, бер сәгать дәвамында җылына аласың. Бетте. Ничәмә ничә кеше шундый хәлдә бит! Кешеләрнең ул бер сәгатьлек "прогулкасын" да кисәләр. Мин төп-төгәл йөрдем, һава суларга кирәк, хәрәкәтләнү мөһим иде. Әмма анда иреклек юк, әлбәттә. Бөтен яктан тимер дивар, өстә – күк.
— Медицина ярдәме күрсәтү бармы? Һигиенаны саклау ничегрәк, хатын-кызга анысы да мөһим.
— Ай саен сабын кисәге, теш пастасы, хатын-кызларның күреме вакытында кирәк-яраклар бирелә. Минимум инде ул, шуңа җитми. Чәчне дә сабын белән юасы. Карантидагы камерада минем шампунь бар иде, кем сорады – барысына да бирдем. Кайбер хатын-кызларны урамда алиментлар аркасында тотып алалар, аларның берние юк. Эчке киемнәр генә аларныкы, шундый кызганыч алар. Атнага ике тапкыр юыну мөмкинлеге булды. Изоляторда да, колониядә дә шулай иде.
Кеше калтыранмасын, хәле булсын өчен аны ашатырга кирәк, ә дару бирергә кирәкми
Медицина коточкыч хәлдә. Хайваннарга да мөнәсәбәт яхшырак бугай. Ә мин булган урыннар без киноларда күргән концлагерьлар кебек. Син сау-сәламәтме, авырыйсыңмы – беркемне кызыксындырмый. Кеше ачлыктан үлми, аның азган чирдән хәле китә, элекке авырулары сиздерә башлый. Яшелчәләр юк, аксым җитешми. Ничек кеше авырмасын инде?! Көн саен медицина хезмәткәре килә, мин хәлемне әйтәм, мин ач, миңа ашарга кирәк дим, ә алар арзанлы дару бирә. Кеше калтыранмасын, хәле булсын өчен аны ашатырга кирәк, ә дару бирергә кирәкми. Соңгы ике айда мин ашказан, эчәк авырулары белән интектем. Глюкометр сорадым, бәлки, шикәр арткандыр дип уйладым. Беркайда да глюкометр юк булып чыкты. Ирләр утырган колониядә ул юк. Элементар әйбер бит, югыйсә.
Санпин нигезендә кешене көненә 5 тапкыр ашатырга тиешләр, ә безне 3 тапкыр ашаттылар. Төшке һәм кичке аш арасында 7 сәгать аерма! Ашказан бу вакытта котыра башлый. Авыртуга түзеп булмый. Хатын-кызлар табиблардан алмагель кебек даруларны сорый, ашказанны тынычландырыр өчен, әмма бирмиләр, юк алар. Әллә сатып алмыйлар, әллә урлыйлар – белмим. Хатыннар сәламәтлекләрен өздерә.
Сизәм – миндә анемия бар. Сәламәтлегем начарланды. Табибларга күренергә кирәк. Мин бу хакта даими яздым, әйттем. Башкалар дәшми. Тикшерү изоляторында утырганда да яздым, әмма алар аны беркая да җибәрмәгәннәр. Юкка чыгарганнар. Шикаятьләрнең юкка чыгуын, адресатына барып җитмәвен барысы да белде, әмма беркем берни эшләмәде, хәл итмәде. Мине ШИЗОга япканыннарын прокуратурага яздым, миннән сорау алырга килделәр. Ул тикшерүче акбузатка утырып килгән батыр кебек иде минем өчен. Ул минем шикаятьне таптырды. Аннан соң, шөкер, гаризалар юкка чыкмый башлады. Мәхкәмәгә кадәр җитте, берничә тапкыр тикшерү килде. Ахыр чиктә беренче тапкыр мине ШИЗОга утырту канунсыз дип карар чыгарылды. Кызганыч, кешеләр хокуклары бозылуын белә, күрә, әмма берни эшләми, түзә. Кешеләр шулкадәр куркытылган...
16 июльдә 56 яшемне тутырдым. Туган көнем төрмәдә узды. Ашау начар булганга, мин ачлык игълан иткән идем, бу 6 июль иде. Туган көнемне ачлык тотып каршы алдым. Бу минем көрәш ысулы да, протест күрсәтү дә.
Мин "одиночка"да утырсам да, көрәшемне туктатмадым. Изоляторда да берсе белән дә аралаштырмадылар.
— ШИЗО һәм ялгыз камерада утыруның иң авыры нәрсәдә?
— Ялгызлыкны авыр кичермим. Китаплар укыдым, эпос яздым, бер генә дә артык вакытым булмады. Коръән, Инҗилне укып өйрәндем, "Урал Батыр"ны укыдым. Китапханәләре яхшы аларның. Файдалы күп китап укый алдым. Язган эпосым кешелек дөньясы турында иде. Иректә укырга, язарга вакыт булмаячагын белеп, вакытымны әрәм итмәдем.
— Күп очракта ялгыз камерада утырганга күрә, төрмәдәге башка тоткыннар белән аралашмагансыз, ә төрмә хезмәткәрләре белән мөнәсәбәтләр нинди иде?
Систем кешелеккә каршы, анда эшләүчеләр дә шул системның тоткыннары
— Хезмәткәрләр чынында яхшы иде. Андый шартларда кешелек кыяфәтен югалту бик җиңел, әмма мин очратканнар арасында мәрхәмәтлелекне саклап калучылар бар иде. Алар миңа, мин аларга ихтирам белән карадым. Систем кешелеккә каршы, анда эшләүчеләр дә шул системның тоткыннары. Аларга да авыр, артык эшләтәләр, ул сәгатьләр өчен акча түләнми. Эксплуатация. Әйе, алар йокларга ярамаганга, "выговор" чәпиләр, әмма алар аны эшләргә мәҗбүр, чөнки бөтен җирдә камера. Хәзер бу ятса, тәртип бозылачак, безгә "выговор" булачак дип уйлый.
— Төрмә сезне нәрсәгә өйрәтте?
— Төрмә системы үзгәрергә тиеш, кешеләргә андый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Дәүләт кешене изәргә, җәзаларга тиеш түгел. Бик очраклы эләккән кешеләр бик күп анда, тикшерүче белән телгә килеп, ул аны изеп, төрмәгә тыга. Төрмәгә эләгүнең дә сәбәпләрен өйрәнсәң – күп очракта хәмер белән наркотиклар. Ә дәүләт үзе кешеләрне эчкечелеккә сабыштыра, аракы сатып эчерттерә, наркотик сәүдәсенә каршы көрәшми. Кешеләр – дәүләт корбаны. Мәрхәмәтсез дәүләт кешеләргә каршы эшли.
Бернинди үпкә юк, мин чыныктым, мине сындыра алмаячаклар, бу ике елым бик нәтиҗәле узды. Файдалы булды. Мин нәрсә өчен утырганымны беләм, мин ул идея өчен үләргә дә әзер идем. Төрмә – минимум җәза иде. Мин барысына да әзер булдым.
* * *
Рәмилә Сәетова сәламәтлеген караргамы, сәясәт белән шөгыльләнергәме икән дип уйлый. Ике елга якын ул төрмәдән читтә нинди хәлләр булганын белмәгән. Җомга кич ул беренче тапкыр телефоны аша интернетка тоташып Украинадагы хәлләр белән таныша башлаган. Аңа кадәр балалары аңа өстен-өстен генә сөйләгән, аңлаткан. "Берни белми яшәдем, Украинадагы хәлләр коточкыч, башыма сыймаслык хәл! Мин әле бу вакыйгаларны да анализларга тиешмен", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!