Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан китерелүчеләрне сыендыру Башкортстан шифаханәләренә 5,4 миллион сумга төшкән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Иң зур чыгым Уфаның “Зеленая роща” шифаханәсендә булган, ул 1,8 миллион сум тоткан.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, фетнәчел Донбасс белән Луһанскида яшәүчеләр төрле төбәкләргә шул исәптән Башкортстанга, Татарстанга күченергә мәҗбүр булды. Аларны төрле шифаханәләр, кунакханәләргә урнаштырдылар. Башкортстан шифаханәләренә Украинадан килүчеләрне сыендыру 5,4 миллион сумга төшкән, бу хакта Mkset хәбәр итә.

Аерым алганда, "Янган-Тау" шифаханәсенә бу 583 мең сумга, "Красноусольк" шифаханәсенә 752 мең сумга, "Ассы"га 1 миллион сумга, "Юматово"га 770 мең сумга төшкән. "Танып" шифаханәсе украиннарны сыендыруга 387 мең сум тоткан. Иң чыгымлысы Уфаның "Зеленая роща" шифаханәсе булган, ул 1,8 миллион сум тоткан.

Басма язуынча, Украинадан китерелүчеләрне үзләренә урнаштырган оешмаларга көзен бу чыгымнарны субсидияләячәкләр. Әмма әлегә аның күләме билгеле түгел.

27 апрельдә Уфага Украина һәм Донбассның фетнәчел төбәкләреннән 306 кеше китерелде. Алар арасында 69 бала бар диелде. Башкортстанга 17 кешедән торган беренче төркем 21 апрельдә килде. 3 июль көнне Башкортстанга Украинаның фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләреннән кешеләр белән тагын бер поезд килде. Украинадан китерелүчеләр арасында 105 бала, 98 ир-ат һәм 128 хатын-кыз бар диелә.

Июнь башында Башкортстанда Украинадан китерелгән бер кешегә тәүлегенә якынча 1450 сум бүлеп бирәчәкләре хәбәр ителде.

450 сумы – ашатуга, бер мең сумы – яшәтүгә бүленә, моңа вакытлыча яшәү пунктларының эшен оештыру, ятак, юыну кирәк-яраклары алу, шулай ук җыештыру, чүп чыгару кебек хезмәтләр өчен чыгымнар керә.

Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинадан китерелүчеләрне кабул иткән өчен Башкортстанга 14 миллион сум бүлеп бирәчәге әйтелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG