Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дондагы Ростовта Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң бер хәрби такси йөртүчене атып үтергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

15 августта хәрби таксига утырган һәм машина йөртүче ир белән Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкән. Нәтиҗәдә офицер таксистка дүрт мәртәбә Макаров пистолетыннан аткан, диелә. Такси йөртүче табиблар килгәнче үлгән.

Дондагы Ростовның гарнизон хәрби мәхкәмәсе Мәскәү өлкәсендә яшәүче хәрбине ике айга кулга алган, ул такси йөртүчене үтерүдә шикләнелә. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән 161.ru һәм "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Astra һәм "Информбюро-ЮФО" басмалары мәгълүматынча, шикләнелүче ир - 82717нче хәрби бүлекчәнең 33 яшьлек капитаны Алексей Крылов. Һәлак булган такси йөртүче исә - 51 яшьлек Роман Говасари. Таксистның туганнары Astra хәбәрчесенә аның үлемен раслаган.

161.ru исә шикләнелүче капитанның Мәскәү янындагы Руза шәһәреннән булуын, ракет гаскәрендә хезмәт иткәнлеген һәм берничә "кайнар ноктада" булып кайтуын яза.

Тикшерүнең беренчел фаразларына күрә, 15 августта хәрби таксига утырган һәм машина йөртүче ир белән Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкән. Нәтиҗәдә офицер таксистка дүрт мәртәбә Макаров пистолетыннан аткан, диелә. Такси йөртүче табиблар килгәнче үлгән.

"Коммерсантъ" мәгълүматынча, тикшерү комитеты хәрбигә каршы саксызлык аркасында үтерү турында җинаять эше ачкан. 161.ru исә үтерү маддәсе нигезендә эш ачылган дип яза. Хәрбине 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

  • 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Русиядә сугышка каршы протест чаралары даими оештырылып тора. Әмма хакимият андыйларга басымны көчәйтте, хәзер Украинадагы сугышка каршы чыгучыларны "дискредитацияләү" һәм "ялган мәгълүмат тарату" дигән яңа маддәләр нигезендә хөкем итәләр.
  • Путин һөҗүмен "хәрби операция" дип атаучылар һәм моны хуплаучылар үзләре дә сугышка каршы чыкканнарны "тәрбияләп тора".
  • Июнь башында Мәскәү яны электричкасында бер ир-ат Украина байрагы төсләрендәге букча аскан балага бәйләнгән иде. Видеодан күренгәнчә, ир куркып калган балага, "Ә бу нәрсә? Хәзер үк сал!", ди һәм аның баулары сары-зәңгәр төстә булган рюкзагын тартып алып, тамбурның пычрак идәненә ташлый.
  • Уфада яшәүче Регина Ибраһимованы да коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә Украина байрагы ясалган, сугышка каршы плакатлар ябыштырганы өчен күршесе полициягә әләкләде.
  • Апрельдә Мәскәүнең Бутырски район мәхкәмәсе 40 яшьлек ир-атка 10 мең сум штраф суккан иде, аны шәһәр үзәгендә сары-зәңгәр кроссовки киеп барган вакытта тоткарладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG