Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус йоктырып хастаханәгә керүчеләр саны бер атна эчендә 30 процентка диярлек арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

15 августтан 21 августка кадәр 451 кеше хастаханәгә урнаштырылган. 8-14 август аралыгында андыйлар саны 350 кеше булган.

Татарстанда коронавирус йоктырып хастаханәгә керүчеләр саны бер атна эчендә нык арткан. 15 августтан 21 августка кадәр 451 кеше хастаханәгә урнаштырылган, бу аңа кадәрге атна белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк, дип яза "Реальное время" федераль оператив штаб мәгълүматларына таянып.

8-14 август аралыгында хастаханәгә коронавирус белән 350 кеше кергән, 1-7 августта – 316 кеше.

Күптән түгел Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина республикада коронавирус йоктырып авыручылар санының ике тапкырга артуын җиткергән иде.

Татарстан хөкүмәте җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә тәкъдим итү турында карар кабул итте.

Татарстанда мәҗбүри битлек кию тәртибе җәй башында гамәлдән чыгарылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG