23 августта иртәнге киңәшмәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинага каршы сугышкан хәрбиләргә илтеп биргән ярдәме турында сөйләгән. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәһдиев 13-15 августта Дондагы Ростовта булды һәм хәрби бүлекчәләрнең берсенә барды. Татарстан хәрби бүлекчәгә 270 тоннадан артык азык-төлек һәм кирәк-ярак тапшырган, шуның 110 тоннасы – Чаллыдан җыелган.
Мэр ярдәм җыюда катнашкан Чаллы оешмаларына рәхмәт хатлары тапшырган. Мәсәлән "Камский Бекон" хуҗасы Илдар Галәүетдинов 60 тонна он биргән булган, "Чаллы Икмәге", "Булгарпиво", "Делко" кебек ширкәтләрнең җитәкчеләре дә һуманитар ярдәмгә үз өлешен керткән.
Наил Мәһдиев тагын бер тапкыр ярдәм җыячагын әйткән. "Безнең хәрбиләр бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, моны күрдем. Әмма көзне-кышны чыгу җиңел булмаячак", дигән ул. Чаллы солдатларга һуманитар ярдәмнең чираттагысын сентябрь ахырында җибәрер дип көтелә.
Чаллыда Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен һуманитар ярдәмне бөтен шәһәр белән җыйганнар иде. Антисептиклар, черкиләргә каршы дару, юеш салфеткалар, су, ир-ат оеклары һәм эчке киемнәре, бәдрәф кәгазе кебек тауарлар тупланды.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе. Соңгы вакытта бу эштә Чаллы аеруча активлашып китте.
Күптән түгел Чаллы эшмәкәре Нәкыйп Галимов Донбасстагы бер мәктәп сыйныфын җиһазландырырга һәм 300 урындык җибәрергә әзер булуын әйткән иде. Ул башка эшмәкәрләрне дә моңа кушылырга чакыргды.
Май аенда Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре дә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм туплаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!