Accessibility links

Кайнар хәбәр

КрымSOS: Русия тарафыннан оккупацияләгән җирләрдә кешеләрне урлау очраклары артырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2014-2020 ел дәвамында "КрымSOS" аннексияләнгән Кырымда кеше урлауның 44 очрагын теркәгән,  15 кеше турында әле дә берни билгеле түгел диелә.

Аннексияләнгән Кырымда һәм Украинаның оккупацияләнгән җирләрендә кеше урлау очраклары нык артырга мөмкин. Бу хакта Даниянең Helsingør Dagblad басмасына "КрымSOS" хокук яклау оешмасы идарәсе башлыгы Алексей Тильненко хәбәр иткән.

"24 февральдә тулы масштаблы һөҗүм башланганнан соң урлаулар Украинаның көньягындагы оккупацияләнгән җирләргә дә таралды һәм аларның саны арта", дигән Тильненко.

Номан Челебиджихан исемендәге ихтыярилар батальоны эше нигезендә Украина ватандашларын кулга алган ун очракның җидесендә урлау билгеләре бар, дип искәртә хокук яклаучылар.

Моннан тыш аннексияләнгән Кырымда сивил журналист Ирина Даниловичны тоткалауларында да урлау билгеләре бар диелә. Аны быел 29 апрельдә Кырымның Көктөбел (Коктебель) бистәсеннән Феодосиягә барган чакта тоткарладылар һәм кайдалыгы турында 12 тәүлек буе берни билгеле булмады.

"Кайчак гаиләләренә ялган мәгълүмат бирәләр. Мәсәлән, аларга югалучыларны теге яки бу төрмәдә утыра дип әйтәләр", дигән Тильненко.

Русия урланучылар турында мәгълүматны еш яшерә, әмма ахырдан бу кешеләрне Русия төрмәләрендә һәм тикшерү изолятоларында табалар дип тә әйткән ул.

2014-2020 ел дәвамында "КрымSOS" аннексияләнгән Кырымда кеше урлауның 44 очрагын теркәгән, 15 кеше турында әле дә берни билгеле түгел диелә.

Күптән түгел Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 20 яшьлек кырымтатар егете Аппаз Куртаметны урлауларын хәбәр иткән иде. Егет Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымдагы туганнарына киткән. Әмма Русия гаскәрләре контролендәге күзәтү пунктына килеп җиткәннән соң, аның белән элемтәләр өзелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG