Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда туган телләр укыту сәгатьләре кимемиячәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада туган тел дәресләре атнасына күпме сәгать укытылачагы тәгаенләмәде.

Татарстан мәктәпләрендә туган телләр укыту дәресләре саны кимемәячәк. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов Казан мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә белдергән. Бу хакта министрлык сәхифәсе хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, һәрбер мәктәптә туган тел дәресләре билгеләнгән күләмнән азрак укытылмаска тиеш. Яңартылган федераль стандартларының беренче өлгесендә укыту сәгатьләре кимрәк каралган булган.

"Безнең республика һәм башка төбәкләрнең ярдәме белән Русия мәгариф министрлыгы безгә йөз белән борылды һәм укыту күләмен узган елдагы дәрәҗәгә калдырды", диде ул.

Моңа кадәр мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе уку елыннан Татарстанда дәүләт теле буларак татар теле укытыла башлавын белдерде. Әмма моның өчен ата-аналарга гариза язарга туры киләчәк.

2022 елда Русия мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбиятының яңа 17 әсбапны федераль исемлеккә керткән. Моннан тыш, тагын 18 дәреслек экспертизага тапшырылган.

• 2017 елда Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
• Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
• Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
• Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
• 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
• Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
• Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG