Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Башкорт опера һәм балет театры музыкантлары күпләп эштән җибәрелүләрен хәбәр итте


Башкорт опера һәм балет театры бинасы
Башкорт опера һәм балет театры бинасы

Канал язуынча, коронавирус пандемиясе вакытында музыкантларга контракт нигезендә эшләячәкләрен әйткәннәр. Моңа риза булмаучылар белән хезмәт килешүләрен озайтмаганнар, яки бер еллык кына килешү төзегәннәр диелә. Эшсез калган 24 музыкант мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Җитәкчелек белән низаг аркасында Башкортстан опера һәм балет театры оркестрының 24 музыканты эшсез калган. Бу хакта алар Mash Batash Telegram-каналына сөйләгән.

Канал язуынча, коронавирус пандемиясе вакытында музыкантларга контракт нигезендә эшләячәкләрен әйткәннәр.

Театр җитәкчелеге музыкантларны вакыты чикләнмәгән килешүләрдән кыска вакытлы хезмәт килешүләренә күчерергә кушкан, хезмәткәрләр куркып калса да, килешүләрне имзалаган диелә.

Басма язуынча, шул вакыттан бирле җитәкчелек белән музыкантлар арасында киеренкелек арта барган. Артистлар һөнәри берләшмә төзегән. Театр җитәкчелеге исә моңа җавап итеп, риза булмаучылар белән яңа хезмәт килешүләре төземи башлаган, кайберләренең контрактын бер еллык кына итеп төзегәннәр.

Скрипкачы Елена Галимова "Музыкантларның бер өлеше урамда, эшсез калды, дип сөйли.

"Эштән җибәрүләрен канунсыз дип саныйбыз, шуңа мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек. Оркестрдан 24 кеше юк булды, ә алар арасында атказанган артистлар да бар иде", ди ул.

Театрның матбугат хезмәте бу уңайдан Mkset басмасына "бу хәлләр турында белмибез" дип җавап биргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG