Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстанда Украинага каршы сугышкан хәрбиләргә һәйкәл куярга тәкъдим итә


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

"Безгә "махсус хәрби операциядә" катнашкан һәм һәлак булган егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү турында уйларга кирәк, дигән ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага каршы сугышта катнашкан "каһарманнарга" республикада һәйкәл куярга тәкъдим иткән. Бу турыда "Башинформ" яза.

Төбәк җитәкчесе әлеге тәкъдимне "Бердәм Русия" фиркасенең сәяси шурасы утырышында җиткергән.

"Безгә "махсус хәрби операциядә" катнашкан һәм һәлак булган егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү турында уйларга кирәк. Әмма һәйкәл халыклар дуслыгы идеясе белән сугарылган булырга тиеш. Бу Икенче дөнья сугышындагы кебек була инде. Бурятлар, тувалар, чеченнар, башкортлар, татарлар, урыслар сугыша, батыр гамәлләр кыла", дигән ул.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстан башлыгы сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап тора.

  • Августта ул Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларны мәктәп мөдирләренең патриотик тәрбия бирү ярдәмчеләре итеп куярга яки дәүләт хезмәтенә алырга киңәш иткән иде.
  • Бу атна башында исә хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенә төшерде.
  • Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • Башкортстанда Донбассны торгызу өчен башлыкның махсус вәкиле вазифасы да барлыкка килде. Махсус вәкил итеп Дмитрий Дудко билгеләнде. Фәрманны Радий Хәбиров имзалады.
  • Шул ук вакытта бүген Башкортстан башлыгы фәрманы белән Уфадан Луһански һәм Донецки "халык республикалары"на 29нчы тапкыр һуманитар ярдәм китте. Аерым алганда, Башкортстан үз карамагына алган Красный Луч шәһәренә "Урал-5557" янгын сүндерү машинасы җибәрделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG