Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәктәп укучылары өчен хәрби җыеннар үткәрәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда моның максаты “ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү” диелә.

Татарстанда мәктәп укучыларына һәм һөнәри училище студентларына укуларының соңгы ике елында хәрби җыеннар уздырачаклар. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда моның максаты "ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү" диелә.

Хәрби җыеннарда сәламәтлеге ягыннан яраклы бөтен егетләр дә катнашыр дип ниятләнә.

Карарга ярашлы, хәрби җыеннар быел сентябрьдән киләсе елның июнь аена кадәр "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) фәне кысаларында үтәчәк.

Киләсе елның апрелендә "Патриот" республика үзәге базасында кадет мәктәпләрендә укучы 10нчы сыйныф укучылары өчен биш көнлек җыеннар үткәрмәкчеләр.

Хәрби җыеннарны оештыру һәм уздыруны күзәтү Татарстан мәгариф министрлыгына йөкләнгән.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертә башладылар, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.

  • Әйтик, быелгы уку елында атнаның һәр дүшәмбесе марш белән чыгып байраклар күтәрү, гимнар җырлау белән башлана. Шимбә исә байракны төшерү гадәте булачак. Җылы вакытта бу эшләр урамда башкарылачак, салкынайткач, мәктәп бинасына күчәчәк. Бу эш укытучылар, тәрбия өчен җаваплы мөдир урынбасарлары җилкәсенә төшәчәк.
  • Моннан тыш, быелгы уку елында 5-11 сыйныф укучылары өчен "Разговор о важном" дигән яңа дәрес барлыкка килде. Бу өстәмә дәрес, аны сыйныф сәгатьләрендә уздырачаклар. Укытучылар балаларга Русиянең Украинада алып барган сугышын аклап сөйләргә тиеш булачак, нәрсә ул фейклар, Көнбатышның йогынтысы, мәгълүмат сугышы турында да аңлатырга тиеш. "Методичкалар" әзер. Ничек сөйлисе, нәрсә сөйлисе, нәрсәгә басым ясыйсы - Мәскәү идеологлары барысын да хәстәрләгән. Бу эшне сыйныф укытучылары, тарих фәне укытучылары башкарачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG