Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан танк училищесында Украинадагы сугышка җибәрү өчен өч мотоукчы полкы һәм ике артиллерия дивизионы оештырганнар


Казан танк училищесы
Казан танк училищесы

Сугышка киткәнче татарстаннарга дүрт өлештән торган хәрби күнекмәләр биреләчәк. Аларны көненә унышар сәгать өйрәтәчәкләр.

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган татарстаннар якындагы айда дүрт өлештән торган әзерлек узачак.

Бу хакта "Казанские ведомости" басмасына "Танкистлар берлеге" Русиякүләм иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалтдинов сөйләгән.

Аның әйтүенчә, хәрби әзерлек барышында чакырылучыларны хәрби белгечлегенә карап әзерләячәкләр.

"Мобилизацияләнгәннәрне әзерләүнең яңа этабы башланачак. Ул дүрт өлештән торачак. Башта ун көн эчендә берүзләрен генә әзерләячәкләр. Бу аларның элегрәк, мәҗбүри хәрби хезмәттә булганда алган хәрби тәҗрибәләрен яңарту өчен эшләнә", дигән Гыймалтдинов.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Казан танк училищсында көн тәртибе дә үзгәргән.

"Көн тәртибе болай булачак: әгәр гадәттә училищеда дәресләр алтышар сәгать барса, хәзер алар унар сәгать булачак: төшкә кадәр алты сәгать һәм төштән соң яки төнлә дүрт сәгать", дигән ул.

Шулай ук Гыймалтдинов әлегә өч мотоукчы полкы һәм ике артиллерия дивизионы оештырылуын әйткән.

"Хәрби белгечлеге булмаучылар алдагы 27 көндә белгечлеген алачак. Алар хәрби атышларда, рота-тактик, батальон күнекмәләрендә катнашачак", дип аңлаткан ул басмага.

Элегрәк мобилизациянең беренче дулкынына Казаннан 800ләп кешенең эләгүе билгеле булды. Чакырылучыларны Казанда өч урынга тупладылар: "Казань Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына.

Кичә Казан тирәсендәге хәрби җыен пунктларындагы мобилизацияләнгәннәрнең танк полигонында "гамәли әзерлек" башлавы хәбәр ителде. Анда Украинага каршы сугышу өчен мотоукчы полк оеша. Бу полкка Татарстан гына түгел, Башкортстан ир-егетләре дә керә.

24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады.

Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG