Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан мобилизациягә алынучыларның якыннарыннан 367 мөрәҗәгать килгән


Мобилизацияләнгәннәр "Kazan Экспо"да
Мобилизацияләнгәннәр "Kazan Экспо"да

27 очракта психологик ярдәм таләп ителгән. 18 гаилә волонтерлар ярдәменә мохтаҗ.

Казаннан мобилизациягә алынучыларның туганнарыннан 367 мөрәҗәгать кергән. Бу шәһәрдән сугышка җибәрелүче 800дән артык ир-егетнең гаиләләреннән якынча 45 проценты шалтраткан дигән сүз. Әлеге саннарны бүген Казан мэриясе киңәшмәсендә шәһәр башкарма хакимиятенең җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белдерде.

Мобилизациягә алынучыларның туганнары 1 октябрьдән ачылган "Добрая Казань" кайнар линиясенә шалтраткан диелде.

"Бүгенге көндә кайнар линиягә 367 мөрәҗәгать керде, 302се эшкәртелде. Белгечләр 27 психологик ярдәм күрсәткән. 18 гаилә кизүгә алынган, алар волонтерлар ярдәменә мохтаҗ", диде ул.

Сәгыйтова мобилизациягә алынучыларның гаиләләренә төрле ташламалар булуын сөйләде.

Рәсмиләр сүзләренә караганда, Казаннан Украинадагы сугышка 800дән артык солдат һәм офицер мобилизацияләнгән.

Моңа кадәр табиб-психиатр Раил Гарипов Татарстанда мобилизация сәбәпле психиатрларга мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын белдергән иде.

"Пациентлар соңгы вакыйгаларга бәйле үзләрен начар хис итә башлавын әйтә. Алар үзләренең киләчәге, кереме, социаль-икътисади торышы өчен борчыла. Шулай ук мобилизациягә алынган яисә алыначак якыннары, туганнары өчен курка", дип сөйләде ул.

Азатлык белән сөйләшкән психолог Солтания Гатауллина сүзләренчә, мобилизация җәмгыятьнең барлык өлешенә үтеп керде һәм ул агрессия рәвешендә чагыла.

  • 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителде, ул резервтагы 300 мең хәрбине Украинадагы сугышка җибәрүне күз уңында тота. Шул ук вакытта миллион кешегә кадәр мобилизацияләнергә мөмкин дигән хәбәрләр дә булды.
  • Азатлык Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булучыларны аерым исемлеккә туплап бара. Ачык чыганакларга һәм рәсми мәгълүматларга нигезләнгән бу исемлектә Татарстаннан һәлак булучылар 140тан артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG