Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы сугышка "кызыл" колониядәге тоткыннарны җибәрә


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Журналистлар мәгълүматынча, сентябрьдә министрлык вәкилләре Рязань өлкәсенең 3нче, Ставрополь краеның 4нче төзәтү колонияләрендә булган, “кызыл” дип йөртелүче бу колонияләрдә  күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утыра.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән соң, Русиянең саклану министрлыгы да тоткыннарны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлаган, дип хәбәр итә "Важные истории" басмасы.

Журналистлар мәгълүматынча, сентябрьдә министрлык вәкилләре Рязань өлкәсенең 3нче, Ставрополь краеның 4нче төзәтү колонияләрендә булган, "кызыл" дип йөртелүче бу колонияләрдә күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утыра.

Тоткыннарның туганнары әйтүенчә, саклану министрлыгы аларга Украинаның көнчыгышында сугышучы "Шторм" батальонына кушылырга тәкъдим иткән.

Ставрополь краендагы колониядә риза булучыларны 11 октябрьгә каршы төндә колониядән алып чыгып киткәннәр диелә. Ничә тоткын турында сүз баруы әйтелми. Рязань колонисендә исә саклану министрлыгы 60лап кешене күндерә алган, алар ярты елга хәрби килешү имзалаган, ярлыкау сорап язган һәм мәгълүматны таратмау турында кул куйган дип яза басма.

Gulagu.net хокук яклау проекты Түбән Новгородның 11нче колониясендәге тоткыннарны да Украинадагы сугышка җибәрүләрен хәбәр иткән иде. Проект чыганаклары әйтүенчә, саклану министрлыгы вәкилләре аларга ярлыкау һәм айлык түләүләр белән беррәттән "Шторм" батальонына кушылырга тәкъдим итә.

Язын, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткынннарын сугышка җибәрә башлаган иде, "Вагнер"ны оештыручыларның берсе – Путинга якын эшкуар Евгений Пригожин.

Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар.

Исән калучыларга ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итәләр. Сентябрьдә "Важные истории" "Вагнер"ның шул рәвешле алты меңләп кешене сугышка җибәрүен хәбәр итте.

Күптән түгел Евгений Пригожинның Украинадан кайткан тоткыннар белән сөйләшеп утыруы төшерелгән видео чыкты. Язмадан күренгәнчә, эшкуарның дүрт әңгәмәдәше дә өлешчә аякларын югалткан. Аларның икесе протез куйдыргач "Вагнер"га кире кайтырга ниятләвен әйтә. Моңа җавап итеп Пригожин "вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән "йә лаеклы ялга, йә цинк табутта гына китәргә мөмкин", дип әйтә.

  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдән дәвам итә. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG