Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров дәүләт сәясәтенә каршы булган оешмаларга грантлар бирмәскә кушкан


Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров

"Ил белән булмаучыларны ашатырга кирәкми", дигән ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җитәкчеләре дәүләт сәясәтенә каршы булган сәүдәгә корылмаган иҗтимагый оешмаларга грантлар бирмәскә кушкан. Бу хакта"Башинформ" хәбәр итә.

Хәбиров әйтүенчә, мондый оешмаларга республика бирә торган ярдәмнең күләме - 261 миллион сум.

"Бу – зур акча, аларның кая китүен аңларга тиешбез. Безнең өчен нәрсәнең мөһимрәк булуы бик ачык аңлашыладыр, ул – ватанпәрвәрлек. Анда төрле эшлеклеләр бар, ил белән булмаучыларны ашатырга кирәкми", дигән Хәбиров республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә үз хакимияте башлыгы Максим Забелинга мөрәҗәгать итеп.

Башкортстан башлыгы грантлар өләшүне игътибарга алып, акчалар "җыен акыллыбашларга эләкмәсен өчен" аудит уздырырга кирәк дигән.

Соңгы вакытта Радий Хәбиров "ватанпәрвәрлек" сүзен еш телгә ала. Әйтик 21 сентябрьдә игълан ителгән мобилизациядән соң, икенче көнне үк ул депутатларга мөрәҗәгать итеп халык арасында пропаганда эшен, патриотик эшчәнлекне арттырырга өндәгән иде.

Күптән түгел Хәбиров хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенәтөшерде.

Хәбиров Украинага каршы сугышта катнашкан "каһарманнарга" республикада һәйкәл куярга да тәкъдим иткән иде.

  • Күптән түгел Татарстанда "ят агент"ларга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирүне тыйдылар. Бу хакта фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
  • Сентябрь уртасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карарны имзалаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG