Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мобилизациягә бәйле һәр унынчы мөрәҗәгатьтә психологик ярдәм соралган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә мобилизациягә бәйле 22 мең мөрәҗәгать кергән. Бу хакта 18 октябрьдә хәрәкәтенең җаваплы сәркатибе Тимур Сафин хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Аның сүзләренчә, күпчелек мөрәҗәгатьләр мобилизациягә бәйле хокукый мәсьәләләргә, кредитларга ташлама бирүгә һәм гаиләләргә ярдәм итүгә кагыла. 912 мөрәҗәгать колл-үзәккә җибәрелеп аерым карала башлаган.

"Хәзерге вакытта 834 мөрәҗәгать өйрәнелә. Шунысы мөһим, соңгы атнадагы статистика күрсәткәнчә, һәр унынчы мөрәҗәгатьтә бездән психологик ярдәм кирәклеге турында сорыйлар", диде ул.

Сугышка алынган 800 кеше медицина тикшеренүен үткәрүне сораган.

Татарстанда кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сүзләренчә, повестка килгән егетләр авырулары турында алдан кисәтмәгән. Йөрәк авыруы, кичергән инсульт, симерү чире турындагы белешмә сугышка алынучыларның эшендә теркәлми калган.

Бүген Татарстан хәрби комиссариаты республикада "өлешчә мобилизация" дәвам итә дип белдерде.

Моңа кадәр табиб-психиатр Рамил Гарипов Татарстанда мобилизация сәбәпле психиатрларга мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын белдергән иде.

"Пациентлар соңгы вакыйгаларга бәйле үзләрен начар хис итә башлавын әйтә. Алар үзләренең киләчәге, кереме, социаль-икътисади торышы өчен борчыла. Шулай ук мобилизациягә алынган яисә алыначак якыннары, туганнары өчен курка", дип сөйләде ул.

Азатлык белән сөйләшкән психолог Солтания Гатауллина сүзләренчә, мобилизация җәмгыятьнең барлык өлешенә үтеп керде һәм ул агрессия рәвешендә чагыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG