Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш штабы оккупацияләнгән Херсонга Русиянең мобилизацияләнгән ике меңләп хәрбие килүен белдерә


Бу басып алынган җирләрне тотып тору, андагы хәрбиләрнең санын киметмәү өчен эшләнә ди баш штаб. 

Русия гаскәрләре басып алган җирләрен тотып торырга, бу җирләрдә гаскәрләр санын киметмәскә тырыша, шул ук вакытта Бахмут һәм Авдеев юнәлешләрендә һөҗүм итү омтылышлары ясый.

Бу хакта Украина кораллы көчләренең баш штабы бүген, 21 октябрь иртәсендә хәбәр итте.

"Югалтуларын тулыландыру һәм бәрелешләр сызыгындагы хәрби бүлекчәләрен ныгыту өчен, Херсон өлкәсенең вакытлыча басып алынган җирләренә Русиянең мобилизацияләнгән ике меңләп хәрбие китерелде. Шул ук вакытта оккупацион хакимиятләр, эвакуацияләү өчен, бирегә китерелгән Русия укытучыларының һәм медицина хезмәткәрләренең исемлеген әзерләде", дип хәбәр итте штаб.

Шулай ук ул Запорожьедагы оккупацияләнгән Мелитополь хастаханәсенә Русиянең 30дан артык яралысы китерелүен белдерә.

Хәрби хәрәкәтләр барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматның ни кадәр дөрес булуын бөтен очракта да тикшерә алмый.

Кичә, 20 октябрь кичендә Украина хәрбиләре Херсондагы Антонов күпере тирәсенә һөҗүм ясавы да хәбәр ителде.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG