Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан Русиядән иң беренчеләрдән аерылып чыгачак". Украинадан караш


Олег Дунда
Олег Дунда

Украинаның Югары Рада депутаты Олег Дунда фикеренчә, Русиянең таркалуына күп дигәндә ике ел калган. Мәскәүнең көчсезлеген сизә башлагач, элиталары көчле һәм авантюраларга әзер булган төбәкләр — берсе артыннан берсе — Русия составыннан чыгуны игълан итә башлаячак, дип саный ул. Шул ук вакытта Русия Федерациясенең таркалуы Югославия сценарие буенча бара ала, ә Путин исә чынлап та атом-төш коралын кулланырга мөмкин.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе Дунда белән Польшаның Гданьски шәһәрендә узган Азат халыклар форумында сөйләшкән иде. Әлеге форумда Украинадагы сугыш һәм Путин режимының таркалуы аркасында барлыкка килергә мөмкин негатив сценарийларны булдырмау турында да фикер алышканнар иде.

— Русиядәге хәзерге вазгыятьне "өлешчә" мобилизация ни дәрәҗәдә катлауландыра ала?

Хәзер бит кешеләр саны белән сугыш алып бара торган урта гасырлар чоры түгел

— Тагын бер-ике ай көтеп карыйк. Мобилизация — соңгы инструмент ул. Әлбәттә, әле атом-төш коралы да бар... Мобилизация сугыш барышына ничек тә булса йогынты ясар дип уйламыйм. Хәзер бит кешеләр саны белән сугыш алып бара торган урта гасырлар чоры түгел. Хәзер заманча корал кирәк. Ул булмаса, мобилизациягә эләккән кешеләр — "туп ите". Инде хәзер безнең украин сугышчылары атналар буе дошман белән йөзгә-йөз күрешмичә сугышырга мөмкин. Чөнки артиллерия, авиация, пилотсыз очкычлар эшләп тора… Асылда пехота — ул азат ителгән территорияне тотып тору өчен кирәк. Русия халкы мобилизация сугышка үзгәреш кертмәгәнен аңлагач, Путинның җиңелгәненә төшенәчәк.

— Шуннан соң нәрсә?

— Зур үзгәрешләр башланачак. Украинадан Русиягә кайткан кешеләр — яраланган, арыган, күңелләре кайткан, депрессиягә төшкән ир-атлар — милли республикаларда бунт күтәрә алырдай этәргеч булырга мөмкин.

— Мин Русия кешеләрен кайвакыт бөтенләй аңламыйм кебек. Бәлки, сезгә читтән яхшырак күренәдер? Ни өчен шушы мобилизациягә эләккән ир-атлар — протестларга чыгар урынга — бер сүз каршы дәшмичә, автобусларга төялешеп үлемгә китеп баралар соң?

Украиннар урысларга охшаган, диләр… Юк, охшамаган шул. Без башка.

— Украиннар урысларга охшаган, диләр… Юк, охшамаган шул. Без башка. Украиннар күбрәк европалашкан, үз мәнфәгатьләрен кайгырта, үз тормышлары өчен җаваплылыкны үз җилкәләренә салган... Ә урыс — ул коллективизм, шартлы лемминглар. Көтү бер якка чапса — бөтенесе чаба, каршы дәшүче юк. Шул ук көтү икенче якка борылып, кая чапканын аңламыйча, икенче якка йөгерергә мөмкин. Төп аерма шунда. Кәефләр үзгәреп, халык көтүе икенче якка боргач, бөтенесе дә шул яңа якка ташланачак.

— Русиянең җиңелүе халыкның уйлау рәвешен үзгәртә алачакмы?

— Һичшиксез. 1917 елда булган хәлләр кабатланачак. Леммингларның кәефе үзгәргәч, алар депрессиягә бирелеп, икенче якка чаба башлый. Балаклея операциясе моны яхшы күрсәтте. Анда бит әллә ни зур бәрелешләр булмады — әмма Русия гаскәре кача башлагач, бөтенесе чапты. Русия илбасарлары бөтен техника, коралларын ташлап качты. Көтү шушы була инде.

— 1917 ел бит әйбәт тәмамланмады. Шул ук коллективизм һәм совет империясенә китерде…

— Ә чөнки, 1989-1991 елларда кебек, Көнбатыш ул империяләрнең таркалуына әзер түгел иде. Әзер булмагач, Русиягә яңадан оешырга мөмкинлек һәм вакыт бирелде.

— Көнбатыш хәзер әзерме соң? Путин атом-төш коралы белән янавын дәвам иткән очракта Көнбатышның ниндидер төгәл планы юк дип сөйлиләр.

— Беренчедән, без белмибез. Икенчедән, ул план, бәлки, бардыр да. Аның турыда кычкырып кына сөйләмиләрдер, бәлки? Ләкин бу очракта әлеге план турында халыкның белүе мөһим. Көнбатыш бөтенләй плансыз дигән фикер белән килешмәс идем. Франция, Германия кебек илләрнең планнары юктыр да, ә менә Бөекбританиянең планы, мөгаен, бардыр. Иң мөһиме — көнбатыш илләрнең бергә җыелып, уен кагыйдәләрен уртага салып сөйләшүе һәм Русия янауларына каршы тору планын җәмәгатьчелеккә җиткерүләре.

— Ягъни Путин атом-төш коралын кулланган очракта Бөекбританиянең "без җавап бирәчәкбез" дигән сүзләре чын булып чыгамы?

— Әйе. Бөекбритания Мәскәүнең янауларына каршы ни эшлиячәген төгәл һәм яхшы аңлый.

— Ә Путин чыннан да атом-төш коралын кулланырга әзерме?

Көнбатыш төгәлрәк сүзләр кулланган булса, 24 февраль, бәлки, булмас та иде

— Ялганлыйдыр дип уйламыйм. Путинның соңгы унъеллыгына карасак, шуны күрәбез: әйткән сүзләрен ул иртәме-соңмы раслый. Без аның белән ризалашмаска мөмкин, "Бу бит акылсыз", "Мин башкачарак эшләр идем" дип әйтә алабыз — әмма ул сөйләгәннәр соңыннан чынга аша. Нәтиҗәсе коточкыч... Әмма ул әйткәннәрен үти. Шуңа күрә мин аның янауларын гаять җитди кабул итәм.

— Алайса Путинны атом-төш коралын кулланудан нәрсә тотып тора соң?

— Ул җавап булачагын аңлый.

— Ягъни Бөекбритания аның бу янауларына дөрес җавап бирә булып чыгамы?

— Әйе. АКШ 2021 елда ук янауларга тиешенчә җавап биргән булса икән... Русияне "җәзалар көтә" дип кенә түгел, ә конкрет: фәлән-фәлән булачак, фәлән-фәлән кораллар бирәчәкбез дип әйткән булса икән... Агрессия алдыннан Иминлек шурасындагы Медведевны искә төшерик: "Ә нинди санкцияләр соң? Аңлашылмый. Исән калырбыз". Ул санкцияләр нык кына китереп бәрде, тик алар Көнбатышның кисәтүләрен сүз боткасы дип кабул иткәннәр, күрәмсең. Көнбатыш төгәлрәк сүзләр кулланган булса, 24 февраль, бәлки, булмас та иде.

— Русия таркалуы турында фикерегезне беләсе килә. Таркалса инде, әлбәттә...

Шәймиев аерылып чыгарга мөмкинлекләр күрмәгән

— Таркалачак ул. Хәл ителгән мәсьәлә инде. Күп дигәндә ике елда таркалачак. Нинди сценарий буенча — менә монысы сорау. Йә кан-коеш юлы, ягъни Югославия юлы белән таркалачак, йә Советлар Союзы таркалган кебек булачак. Моны инде Көнбатыш хәл итәчәк. Көнбатыш моңа әзер булмаса, мөгаен, Югославия юлы булачак. Ә менә Көнбатыш ниндидер план нигезендә әзерләнеп куйса, Русия СССР таркалган кебек таркалачак. Бу инде көнбатыш демократик дәүләтләрнең җаваплылыгына бәйле.

— Ә ул план, аңлавымча, юк?

— Гомуми план юк. Әйткәнемчә, аерым илләрнең андый планы бар.

— Русия кайчан таркала алачак соң?

— Ике елда.

— Ике елда? Сезнеңчә, ничә яңа бәйсез дәүләт барлыкка киләчәк?

— Әйтүе кыен, аның өчен төбәк элиталарын өйрәнергә кирәк. Әмма Русия империясе милли төсмер буенча түгел, ә төбәк элиталарының көче буенча таркалачак. Милли элиталар көчле һәм кирәкле дәрәҗәдә авантюр булган җирдә милли республикалар оешачак. Башка төбәкләрдә исә бу процесс эленке-салынкы гына барачак.

— Мин үзем Татарстаннан…

— Татарстан иң беренчеләрдән аерылып чыгачак.

— Ләкин хакимияткә Миңтимер Шәймиев килгәч, ул тиз генә "икенче ТАССР" төзеп куйды. Ярымдәүләт икътисадын оештырган обком лидеры, коммунист…

Үз төбәкләрендә көчле булган лидерлар, мөгаен, үз төбәк чикләрендә үзләренең милли республикаларын рәсмиләштереп тә куячак

— Шуннан? 1991 елда элекке Советлар Союзының барлык республика башлыклары да коммунист булган. Кравчук коммунист булган. Шушкевич коммунист булган.

— Шулай да, идарә итүдә коммунист алымнарын барысы да кулланмаган бит.

— Эш анда түгел. Мәскәүгә баш имичә, чып-чын милли республика төзи алуларын аңлагач, алар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячак.

— Хәтерләсәгез, соңыннан Шәймиев Путин белән килешү төзеде.

— Чөнки мөмкинлеге юк иде. Аерылып чыгарга мөмкинлекләр күрмәгән ул. Ә менә андый мөмкинлекне күрү белән... Кадыров белән шул ук хәл! Үз төбәкләрендә көчле булган лидерлар, мөгаен, үз төбәк чикләрендә үзләренең милли республикаларын рәсмиләштереп тә куячак.

— Чечня белән хәлләр аңлашыла. Ә менә Татарстан... Русия эчендәге анклав булып кала аламы?

Урта Азия республикаларына бәйсезлек күктән төшкән, диярсең

— Юк. 1989-1991 елларда булган хәлләр кабатланачак. Ул вакытта кеп-кечкенә, ресурслар ягыннан мөһим булмаган Балтыйк буе республикалары Үзәкнең көчсез булганын күрсәтә алды. Алар хәрәкәткә килү белән калганнар да кузгалды һәм бөтен нәрсә таркалып та куйды. Бу юлы да шулай булачак. Милли элиталар турында сөйләгәндә, мин аларны Мәскәүгә каршы көрәшерләр димим — минемчә, аларның "Булды, сезгә бәйле түгелбез" дип кистереп әйтергә батырлыклары җитәчәк. Алар үз территорияләрендә лидер булып калачак, күрше төбәкләргә үзләренең эчке эшләренә тыкшынырга ирек бирмәячәк. Сүзем әнә шул хакта — кемдер бәйсезлеге өчен сугышачак дип әйтмим. Бөтенесе үзеннән-үзе таркалачак.

Украина, Беларусь бәйсез булыр өчен сумышмаган, Беловежье урманына килеп имза куйганнар да вәссәлам — Мәскәү берни эшли алмады! Шул ук Урта Азия республикаларына бәйсезлек күктән төшкән, диярсең. Кемдер каядыр ниндидер килешүгә кул куйган... Русия төбәкләренең элиталары бу мөмкинлектән ничек файдаланачак — бөтен сорау шунда гына. Әзерме алар идарә итергә, әллә әзер түгелме?

Олег Дунда — украин сәясәтчесе, эшкуар, Украина Югары Радасының 9нчы чакырылыш депутаты ("Слуга народа" фиркасеннән), Югары Раданың дәүләт хакимиятен, җирле үзидарә, төбәкләр үсешен оештыру комитеты әгъзасы, Русия оппозициясе Европа илләрендә үткәргән форумнарда актив катнашучы.


Әлеге интервью "Idel.Реалии" сайтыннан тәрҗемә ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG