Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышка райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мобилизацияләнгән табиб Әхмәт Әбүбәкеров – Стәрлетамак медицина бүлгесендә бердәнбер балалар нейрохирургы. 

Стәрлетамакның 1нче хастаханәсе баш табибы вазифаларын үтәүчесе, үзләрендәге бердәнбер балалар нейрохирургын мобилизациядән азат итүне сорап Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Акбүзат" хокук яклау хәрәкәтенә сылтама белән "Аспекты" хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, табиб Әхмәт Әбүбәкеровны 25 октябрьдә мобилизацияләгәннәр. Бу исә балаларга нейрохирургия өлкәсендә медицина ярдәме күрсәтүне куркыныч астына куя диелә.

Стәрлетамак медицина бүлгесенә Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре, Әлшәй, Ауыргазы, Гафури, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Ишембай, Миякә районнары керә.

Әле июль ае ахырында гына Башкортстанга 1,5 мең табиб җитми дип хәбәр ителгән иде. Шуңа карамастан, республика үзенең табибларын Украинаның Русия басып алган төбәкләренә җибәреп торды.

  • 21 сентябрьдә Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу Русиянең резервтагы 300 мең хәрбиен Украинага каршы сугышырга җибәрәчәкләрен әйтте.
  • Тумышы белән Башкортстаннан булган, соңгы елларда Мәскәүдә терапевт булып эшләгән 30 яшьлек Лира "өлешчә мобилизация"дән качып Казакъстанга күченүен сөйләгән иде. "Бу миңа исән калырга шанс бирә" , диде ул.
  • Русиядә игълан ителгән мобилизациягә Татарстан табиблары да алыначак. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG