Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре Истанбулда Хәтер көнен уздырды


Чарага килүчеләр
Чарага килүчеләр

Татарстанда уздыру рөхсәт ителмәгәндә, Хәтер көнен республикадан читтә оештыру мөһим дип саный "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре. Алар Истанбулда Хәтер көнен уздырды.

30 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Истанбулның тарихи үзәгендәге мәдрәсәдә Хәтер көнен оештырды. Анда якынча 100 кеше катнашты, ди берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин.

"Кырымтатар, ногай, мари, карачай һәм башка милләт вәкилләре дә кунак буларак килде. Хәтер көненең мөһимлеген аңлап, теләктәшлек белдерде. Татарча шигырьләр укылды, татар тарихы сөйләнде. 1552 елда булган вакыйгалар искә алынды, шул еллардан бүгенгә кадәр көрәшкән бар милләттәшләребез өчен дога кылынды. Шулай ук татар тарихы китаплары таратылды. Теләгән кешеләр футболка, толстовкалар сатып ала алды", ди Нәбиуллин.

Аның әйтүенчә, хакимиятнең Татарстанда Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәвен исәпкә алганда, чараның читтә оештырылуы аеруча мөһим.

"Быел Татарстанда рәсми рәвештә Хәтер көне үткәрелмәде. Мондый очракларда без Хәтер көнен башка урыннарда яшәтергә, Хәтер көнен сакларга тиеш. 1552 елда бабаларыбызның үз ватаннары, үз илләре, үз милләте өчен көрәшкәннәрен онытырга һич хакыбыз юк. Без кичә кабат хәтер яңарттык, Хәтер көненең исән булуын күрсәттек. Октябрьдә Хәтер манарасы символын тәкъдим иткән идек. Чарага килгәннәр аның янында фотога төште. Хәтер көне күмәкләшеп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды", ди "Азатлык" берлеге рәисе.

Наил Нәбиуллин әйтүенчә, соңгы вакытта Татарстаннан Истанбулга күченгән татарлар саны арта бара һәм "Азатлык" берлеге Истанбул - татарның дүртенче башкаласы дигән концепция тәкъдим иткән.

"Ул нәрсә аңлата? Соңгы елларда Татарстаннан һәм Идел-Уралдан төрле сәбәпләрдән Истанбулга бик күп татарлар килә. Бу шәһәр татарларының мөһим җыелу нокталарының берсенә әйләнә.

Соңгы вакытта күп кенә чаралар оештырыла һәм алга таба да Истанбул татарларның милли үзаңын ныгыту өчен иң мөһим нокталарның берсе булып торачак", диде Наил Нәбиуллин.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG