Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрь кичендә "бунт" күтәргән. Вакыйга урыныннан видеороликлар таралды.
Әлеге видеоларда ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарлана. Алар коры утын китерүне, ялга җибәрүне таләп итә. Протестчылар янына полковник чыккан, ләкин аны сүгенү сүзләре белән мыскыллыйлар, аңа яныйлар. Полковник китә.
Видеоларның берсе "Салмачи-Куюки" телеграм каналында чыкты. Әлеге пост астында бәхәс купты.
Үзен НСМ дип атаучы берәү әлеге видеоны фейк дип атады. "Полигонда туганым, аннан берни дә ишетмәдем. Хәзер "белгечләр" күбәеп китте, безгә каршы мәгълүмати сугыш бара", дип язды.
Аңа җавап итеп бер хатын үзенең иренең танк полигонында булуын, әлеге видеоның дөреслеген раславын белдерде: "Минем ирем шунда, ул миңа аннан видео җибәрде. Ә сезнең туганыгызга килгәндә, чатырдан ешрак чыгып карасын. Кичә мин мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарына яздым, ирләребез бунт күтәргән дидем. Һәм бер хатын әйтте, аның ире белмәгән дә, хатыны язгач кына чатырдан чыгып күргән"
Азатлык әлеге кулланучы белән элемтәгә керде, ул "бүген анда тыныч" дип җаваплады.
"Ирем сүзләренчә, аларга туганнарыгыз белән күрешерсез дип әйткәннәр. Бүгенгә Казанга бару өчен автобус оештырганнар иде. Ләкин соңыннан кире уйладылар", диде ул.
Ашау җитмәү турында берни әйтә алмыйм диде хатын. Аның сүзләренчә, ире моңа зарланмаган. Юыну проблемы булуын раслады.
Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге хәл турында "Русиядә берни үзгәрми" дип язды.
"Мобилизацияләнүчеләр Казанда бунт күтәргән дип язалар. Алар су, ашау, җылылык булмаудан, 70-нче еллардагы тутыккан мылтыклар бирүдән канәгать түгел. Бөтен систем таралуга таба бара. Моңа охшаш хәл 1853-56нчы елларда Кырым сугышы вакытында булган иде. Хәерчелек, караклык, куштанлык. Русиядә берни үзгәрми", дип язды Айсин үзенең телеграм каналында.
Мондый канәгатьсезлекне мобилизациягә эләгүчеләр беренче тапкыр гына белдердми. Узган атнада Ульяндагы хәрби үзәктә җыелган Чуашстан ирләре "без Путин вәгъдә иткән 195 мең сум да алмадык" дип бунт күтәргән иде. Украина белән сугышырга бармыйбыз диделәр. Аларны берничә көнгә ялган өйләренә кайтарып җибәргәннәр, акчасын түлибез дип вәгъдә итәләр.
Соңрак президенты Владимир Путин мобилизациягә эләккәннәргә 195 мең сум түләү турындагы указны имзалады. Ул сумма бер генә тапкыр түләнәчәк.
- Русиядә сугышка яки гаскәргә каршы протест белдерү, бу хакта язу тыела дияргә мөмкин. Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
- Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
- Русиядә мобилизация 21 сентябрьдә башланды. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин мобилизациянең төгәлләнүен җиткерде.
- Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!