Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бәйсезлеген тануны сорап, Украина президенты исеменә язылган мөрәҗәгатьне бер көндә 100гә якын кеше имзалаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Change.org халыкара петицияләр сәхифәсендә Украина президенты Владимир Зеленский исеменә Татарстан Республикасының бәйсезлеген тануны сорап язылган мөрәҗәгатьне бер көндә 100гә якын кеше имзалаган. 

"Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә җәелгән вакыйгалар, Мәскәүнең төрки-татар халкына каршы агрессиясе кеше хокукларын, беренче чиратта – тормыш һәм бәйсезлек, үзбилгеләнү хокукларын бозуның, шулай ук Украинадагы кешелеккә карата иң тупас җинаять булып тора" диелгән мөрәҗәгатьтә. Петиция авторы буларак Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов күрсәтелгән. Аны шулай ук төрле илләрдә яшәүче татар активистлары имзалаган.

Мөрәҗәгатьтә "Путин боерыгы астында безнең ватандашларыбызны Украина ватандашларын юк итү өчен мобилизацияләгән вакытта без дәшми кала алмыйбыз", диелә.

"Татар халкының фаҗигале тарихында күренгәнчә, 470 ел дәвамында татарларга карата геноцид оештыручыларның нәсел дәвамчылары хәзер дә халкыбызны юк итү омтылышын тормышка ашырмакчы була. Казан татарлары беркайчан да Русия империясе составына кермәвен исегезгә төшерәбез" диелә петиция текстында.

Шунда ук Татарстан бәйсезлеген тану халкыбызның бердәнбер мөмкин соңгы карары булуы әйтелә.

""Бу – төбәктәге вазгыятьне тотрыкландыруның, Татарстанда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итүнең, икътисадый һәм сәяси элемтәләрне торгызуның бердәнбер мөмкинлеге булып тора, бу исә, үз чиратында, Татарстанның хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен дөньяви бергәлек тарафыннан тануны тәэмин итәчәк.

Дәүләтчелекне билгеләү күзлегеннән караганда, Татарстанның үз җирлеге, халкы, хакимият оешмасы һәм суверенитеты бар, ягъни аның дәүләт суверенитеты берсүзсез танылырга тиеш.

Югарыда әйтелгәннән чыгып, без, Казан татарлары, татар этносын үзенең борынгы заманнардан бирле яшәгән тарихи территориясендә тулысынча юкка чыгаруга юл куймау һәм чираттагы геноцид омтылышын гаепләү өчен Татарстан Республикасының бәйсезлеген танырга чакырабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде. Украина югары радасына депутатлар Алексей Гончаренко һәм Муса Магомедов Чечня бәйсезлеген тану турында канун өлгесен парламентка кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG