Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Украинадан басып алынган Лисичански халкын ашату өчен һәр ай кимендә биш миллион сум тота


Чаллы мэры Наил Мәһдиев
Чаллы мэры Наил Мәһдиев

Татарстан үз карамагына алган Лисичанскида тыныч халыкны ашату өчен, чаллылар кыр кухнясы оештырган. “Махсус операция” шартларында Лисичански шәһәренең биш мең кешесен ашата алу өчен, ай саен биш-алты миллионлык азык-төлек алып җибәрәбез", дигән Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Украинадан басып алынган Лисичанскида Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатинның тыныч халык өчен оештырылган кыр кухнясы эшли. Кыр кухнясын азык-төлек белән тәэмин итү исә Чаллы бюджетына һәр ай биш-алты миллион сумга төшә. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев белдергән, дип җиткерә Chelny-biz. Ул якын көннәрдә азык-төлекнең чираттагы йөге җибәреләчәген дә искәрткән.

"Кыр кухнясы – әйбәт инде ул, әмма ризык пешерү өчен бөтен ингредиентларны - без һәм шәһәр сатып ала. Эшче куллар – Рөстәм Гатинныкы һәм аның фикердәшләренеке, ә кәстрүлгә эләккән әйберләр – шәһәр ресурслары. Карабодай, ит, тоз, шикәрне әйтәм. Болар барысы да шәһәр бюджетыннан. Бу йөкләрнең һәркайсы биш-алты миллион сум тора. Рөстәм үзенең хезмәттәшләре белән "махсус операция" шартларында Лисичански шәһәренең биш меңгә кадәр кешесен ашата алсын өчен, ай саен шәһәрнең шул күләмдәге акчаларына азык-төлек алып җибәрәбез", дигән ул.

Ул Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә һуманитар ярдәм турында да хәтерләткән.

"Шәһәрнең дә, муниципалитетның да ресурслары бар, без аларны үзебезнең кешеләргә файда китерү өчен кулланачакбыз. Ватаныбызны саклауда мөһим миссия башкарабыз", дигән Чаллы мэры.

Мәһдиев соңгы тапкыр баруында 90 тонна йөк илтүләрен, беренче баруында 110 тоннадан артык әйбер тапшыруларын сөйләгән. "Бу – йоклау өчен капчыклар, җылы киемнәр – анда климат башка: җылырак, әмма дымлы. Шуңа җибәргән әйберләр: азык-төлек тә, экипировка да сугышчыларыбызга кирәк", дигән ул.

Чаллыда Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен һуманитар ярдәмне бөтен шәһәр белән җыйганнар иде. Антисептиклар, черкиләргә каршы дару, юеш салфеткалар, су, ир-ат оеклары һәм эчке киемнәре, бәдрәф кәгазе кебек тауарлар тупланды.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе. Соңгы вакытта бу эштә Чаллы аеруча активлашып китте.
  • Чаллы эшмәкәре Нәкыйп Галимов Донбасстагы бер мәктәп сыйныфын җиһазландырырга һәм 300 урындык җибәрергә әзер булуын әйткән иде. Ул башка эшмәкәрләрне дә моңа кушылырга чакырды.
  • Май аенда Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре дә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм туплаган иде.
  • Июльдә Украинаның Луһански өлкәсендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичански мэры вазифаларын вакытлыча үтәүче Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде. Республикадан белгечләр шәһәрне өйрәнүләре һәм инфраструктураны торгызачаклары әйтелде. Соңрак моны Татарстан президенты да раслады. Рөстәм Миңнеханов "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG