Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәктәпләрендә һөҗүмнән яшеренү урыннарын укучыларның ата-аналары хисабына җиһазландыралар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Кырым мәктәпләрендә ата-аналар җыелышларында био-бәдрәфләр, кулерлар һәм аптечкалар сатып алу өчен акча тапшыруларын сорыйлар", ди "КрымSOS" хокук яклау оешмасының идарә рәисе Алексей Тильненко.

Аннексияләнгән Кырым мәктәпләрендә һөҗүмнән яшеренү урыннарын укучыларның әти-әниләре хисабына җиһазландыралар. Бу хакта "КрымSOS" хокук яклау оешмасының идарә рәисе Алексей Тильненко хәбәр итте.

"Кырым мәктәпләрендә ата-аналар җыелышларында алардан био-бәдрәфләр, кулерлар һәм аптечкалар сатып алу өчен акча тапшыруларын сорыйлар", ди Тильненко.

Крым.Реалии басмасы язуынча, ярымутрауда мәктәпләрдә генә түгел, сәүдә үзәкләрендә, зур кибетләрдә, җәмәгать урыннарында да яшеренү урыннарын әзерлиләр.

Кырымда террорчылык куркынычы "сары" дәрәҗәдә (югары)дип бәяләнә, бу тәртип 22 ноябрьгә кадәр гамәлдә кала.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.
  • Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәген әйтте.
  • Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.
  • Шул ук вакытта Русиядә шәхси бункер ясатырга теләүчеләрнең артуы хәбәр ителде. "Спецгеопроект" ширкәтендә бункер төзетүгә гаризалар күпчелек Украина белән чиктәш төбәкләрдән килде диләр. Кайбер очракларда идән асларын бункер итеп үзгәртүне сораганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG