Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Shahed дроннарын ясаучы Иран ширкәтенә чикләүләр кертте, бу коралны Русия Украинага һөҗүмдә куллана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чикләүләр Иранның дроннарны уйлап табу һәм җитештерү белән шөгыльләнүче Shahed Aviation Industries ширкәтенә, шулай ук коралны Ираннан Русиягә тапшырган ширкәтләргә (Success Aviation Services FZC һәм i Jet Global DMCC) каршы кертелә, диелә.

Русия Украинага һөҗүмдә куллана торган пилотсыз очкычларны эшләп чыгарган, җитештергән һәм тапшырган Иран ширкәтләренә каршы АКШ финанс министрлыгы чикләүләр кертә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте җиткерә.

Чикләүләр Иранның дроннарны уйлап табу һәм җитештерү белән шөгыльләнүче Shahed Aviation Industries ширкәтенә, шулай ук коралны Ираннан Русиягә тапшырган ширкәтләргә (Success Aviation Services FZC һәм i Jet Global DMCC) каршы кертелә, диелгән министрлык хәбәрендә.

Физик затлар: Аббас Джума һәм Тигран Срабионовка каршы да чикләүләр кертелгән, алар Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен иран дроннары белән тәэмин иткән диелә.

Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Русия хакимиятләре бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.

Шулай да октябрьдә Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап, эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән иде.

  • 5 ноябрьдә Иран тышкы эшләр министрлыгы да беренче мәртәбә Тәһранның Мәскәүгә дроннар сатуын таныды, әмма алар әле сугыш башланганчы ук тапшырылган иде һәм монда сүз "аз санлы" дроннар турында гына бара, дип белдерде.
  • Иранның Русиягә пилотсыз очкычлар сатуы - БМОның иминлек шурасы 2015 елда кабул иткән резолюцияне боза, дип белдерде АКШ, Британия һәм Франция. Бу документка ярашлы, Тәһранга кертелгән чикләүләр тәртибе йомшатыла, әмма ул билгеле бер төрдәге коралларын сатмаска тиеш иде.
  • Күптән түгел Sky News, иминлек хезмәтләрендә эшләүче чыганакларына таянып, Русия дроннарга алмашка Иранга 140 миллион евро кәгазь акча һәм сугышта яулап алынган Көнбатыш кораллары тапшырган, дип хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG