Бүген, 29 ноябрьдә Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич республикада Русиянең "БАРС" батальонына ихтыярилар туплый башлау турынада игълан иткән. Бу хакта "Башинформ" яза.
Украинага каршы сугыш башлангач, төбәкләрдә ихтыяри батальоннар төзү әле булмаган чакта, ихтыяриларны сугышка шул "БАРС" батальоннары аша җибәрделәр. "БАРС" (боевой армейский резерв страны - илнең сугышчан гаскәр резервы) Русиянең төрле төбәкләрендә оешкан ихтыяри батальоннардан тора.
"БАРС"ның 20ләп батальоны бар, алар "махсус хәрби операция"дә катнашырга теләсә дә, теге яки бу сәбәпләр аркасында Русия саклану министрлыгы белән килешү төзергә теләмәүчеләрдән тора. Монда сәламәтлек һәм яшькә таләпләр гадирәк, хәрби килешүне озын мөддәткә төзергә кирәкми", дип аңлаткан Блажевич.
Шул ук вакытта Башкортстанда бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде, диелде.
1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды. Радий Хәбиров 700 кешенең батальонга кушылырга теләк белдерүен әйтте. Юлаев батальонын сугышка 10 ноябрьдә җибәрделәр.
- Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарлана. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Алар хәрби җитәкчеләренең мөгамәләсеннән дә канәгать түгел.
- Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйли. "Яңа техника, яңа кораллар булыр дип ышандырганнар иде, ә чынлыкта безгә инде өченче тапкыр ремонтланган автоматлар таратылды. Кайсысы кәкре, кайсысы бер тапкыр аткач эшләми башлый. Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!