Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты Конституция үзгәрешләре турында канун өлгесен "кире чакыртырга" киңәш итте


Татарстан Конституциясеннән өзек, архив фотосы
Татарстан Конституциясеннән өзек, архив фотосы

Утырыш вакытында күпчелек депутатлар канун өлгесенең "әлеге редакциясе" белән ризалашмауны белдерде, аерым алганда, Татарстан президенты атамасы бетерүенә каршы чыкты.

22 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасын бетерү турында канун өлгесе каралды. Утырыш җанлы эфирда күрсәтелде.

Утырыш нәтиҗәсендә, күпчелек комитет депутаты канун өлгесенең тәкъдим ителгән редакциясе белән ризалашмады. Мәсьәлә тавыш бирүгә куелгач, депутатлар канун өлгесе инициаторларына аны "кире чакыртырга" киңәш итте, канун өлгесен "эшләп бетерергә" өндәде.

Комитет башлыгы Альберт Хәбибуллин әлеге "карар кабул ителде" дигәннән соң, депутатлар арасында регламент мәсьәләләрендә шау-шу башланды, шуннан соң җанлы трансляция сүндерелде.

Утырышта катнашкан депутат Николай Рыбушкин канун өлгесен кискен тәнкыйтьләп чыкты. Бу үзгәрешләр өчен нигезләмәләр күрсәтелмәгән, дип фикерен әйтте.

Депутат Римма Ратникова яңа елга кадәр "бу мәсьәләне" карап бетерергә кирәк, диде. Канун кабул ителмәсә, моның хокукый нәтиҗәләре нинди булачак, дип сорады ул, ләкин моңа бер депутат та җавап бирмәде.

Шул ук вакытта Ратникова бу канун өлгесе уңаеннан "күңеле сыкравы" турында бүлеште. Ул Татарстанның югары вазифаи затын "башлык - глава" дип атауга каршы чыкты. "Татар телендә башка сүзләр юкмы соң, әйдәгез, иртәгә кадәр бер-ике башка сүз уйлап табыйк", диде ул.

Канун өлгесе инициаторларының берсе, депутат Марат Галиев "күпчелек тәкъдимнәр кабул ителергә тиеш" диде, ләкин берничә ризалашмаган урын булуын әйтеп китте. Ул "президент" атамасының 1990 еллар башында халык сайлавы белән барлыкка килүен искәртте, депутатлар гына үзләре бу атаманы үзгәртә алмый диде.

Шул ук вакытта Галиев "илбашы" атамасы вариантына каршы чыкты, атама урыс һәм татар телендә аңлаешлы һәм бертөрле булырга тиеш, дип саный ул.

Галиев Татарстанның аерым статуска ия булуын да телгә алды. Бу статусны депутатлар үзләре генә хәл итә алмый, ул референдумда халык тарафыннан сайланды, ди депутат. Ул Казан белән Мәскәү арасында Шартнамәне дә телгә алды, бүген ул булмаса да, аны "инкярь итеп булмый", ди ул.

23 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының быелга соңгы утырышы узарга тиеш. Конституция үзгәрешләре турында канун өлгесе анда каралыр дип көтелгән иде.

  • 21 декабрь кичендә Татарстан Дәүләт шурасына республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасыннан баш тарту турында канун өлгесе кертелде.
  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелгән иде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә.
  • Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы каршы чыкты. Шулай да, канун кабул ителде. Ул төбәкләрнең үз Конституцияләренә үзгәрешләрне 2022 ел ахырына кадәр кертеп бетерүен таләп итә.
  • Хәзерге вакытта Татарстанда президент вазыйфасы кала бирә. 2010 елдан бу вазифада Рөстәм Миңнеханов тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG