23 декабрь Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертте. Парламентта депутатлар президент атамасы турында бәхәс оештырып алды, Мәскәүне тәнкыйтьләде, ахыр чиктә сүзләрен Русиянең империалистик сәясәтен хуплау белдерде.
Нәтиҗәдә республика җитәкчесе "башлык" дип түгел, "рәис" дип аталачак. Әмма Рөстәм Миңнеханов 2025 елга кадәр президент булып калачак. Дәүләт шурасы моны "компромисс" дип атады. Азатлык утырыштан репортаж тәкъдим итә.
Конституциягә үзгәреш кертү мәсьәләре соңгы өч көндә хәл ителде. Әле бер атна элек кенә бу мәсьәлә сессиядә каралмаячак диелгән иде. 21 декабрьдә депутатлар төркеме Конституцияне үзгәртү турында канун өлгесе тәкъдим итте. Кичә, 22 декабрьдә парламент комитеты аны "кире чакыртырга" киңәш итте. Бүген сессиядә берникадәр үзгәртелгән вариант тәкъдим ителде. Аны Дәүләт шурасы тулысынча кабул итте.
Миңнеханов 2025 елга кадәр президент дип аталачак
Төп үзгәреш – Татарстан "башлыгы" сүзе урынына "рәис" атамасын кулланырга тәкъдим ителде. Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Конституциянең 89нче маддәсенә үзгәрешләр кертергә һәм Татарстан җитәкчесе атамасын "глава-раис Татарстана" дип үзгәртергә тәкъдим итте.
Моннан тыш канун нигезендә "Татарстан республикасы рәисе" дигән кыскартылган вариантны да кулланырга мөмкин булачак. Хәбибуллин фикеренчә, бу федераль канунны үтәргә һәм Татарстанның "тарихи, милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен" исәпкә алырга ярдәм итәчәк.
Ул Рөстәм Миңнехановның "президент сыйфатында сайлануын" һәм халыкның президентлыкка намзәт өчен тавыш бирүен әйтте. "Шул сәбәпле, канун өлгесе күчеш чорын үз эченә ала. Яңа атама кабат сайланган затка карата кулланылачак", диде ул.
Ягъни Миңнеханов 2025 елга кадәр президент дип йөртеләчәк.
Хәбибуллин чыгышыннан соң депутатларга бер-берартлы сүз бирелде. Трибунага нигездә озак еллар депутат булып эшләгән һәм татар теллеләр чыкты.
"Без 1992 елгы референдум нәтиҗәләрен юкка чыгарабыз"
Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зайдулла "бик катлаулы заманда яшибез", дип президент атамасының кемгә һәм ни өчен ошамаганын аңлый алмавын сөйләде.
Алмаштырган очракта иң кулае – "илбашы" дигән атама
"Мин президент атамасын үзгәртүгә каршы. Алмаштырган очракта иң кулае – "илбашы" дигән атама. Аны тәрҗемә итеп тә торасы юк. Илбашы бик борыңгыдан килә торган исем. Болгар заманаларына кайтсак, аларның илбашы "илтәбәр" дип аталган. Ил – ул дәүләт дигәнне генә аңлатмый. Ил – солых, тынычлык дигәнне дә аңлата. Элекке заманнарда илче башка дәүләтләргә шушындый катлаулы һәм четрекле вакытларда килә икән, ул "илме, яумы" дип сораган. Без тыныч кына хәл итәбезме, яисә сугышны башлыйбызмы дип. Сугышны яубашы башлаган. Аны илбашы тәмамлаган. Хәзерге вакытта бу бик актуаль. Илбашы – тынычлыкны яклаучы, илне яклаучы дигәнне аңлата", дип чыгыш ясады ул.
Соңрак ул суверенитет, референдум мәсьәләсенә дә тукталды.
"1992 елның 21 мартында дәүләт суверенитеты турында референдум нәтиҗәләрен юкка чыгарабыз. Монысын белгечләр аңлатыр", диде ул. Әмма бу турыда парламентта әллә ни сүз булмады, барысы да президент атамасын нинди атамага алыштыру турында суз куертты.
"Путинның сүзләре үтәлмәде"
Дәүләт шурасының канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин федераль үзәк сәясәтен тәнкыйтьләде.
"Без бит федерациядә яшибез. Федераль үзәк һәр төбәк белән индивидуаль эшләргә тиеш. Ләкин чынлыкта хәлләр башка. Федераль үзәк бөтен төбәкләрне бер тырма белән тырмый. Төбәкләрнең дистә еллар төзелгән кануннар системын, дәүләт корылышын юкка чыгара. Ә ул кануннар, документларны элек федераль үзәк үзе хуплады", диде ул.
Ул Путинның 2015 елда Татарстан президенты атамасы турында әйткән сүзләрен искә төшерде: "Бу – Татарстан эше, без Татарстан халкы ничек хәл итә, шуны кабул итәбез". Яһудин Путинның әлеге сүзләре үтәлмәде дип саный.
Путинның җиде ел элек Татарстан президенты атамасы турында әйткән сүзләре ни өчендер федераль үзәк тарафыннан инкарь ителә, үтәлми
"Мин күптән түгел Федерация шурасының конституция кануны комитеты рәисе Андрей Клишасның әйткән сүзләрен китерәм. "Сәяси һәм канунилык ягыннан президент сүзләреннән дә көчлерәк әйбер юк", диде ул. Моны ул халыкның "өлешчә мобилизация"нең тәмамлануы турында фәрман таләп итү уңаеннан әйтте. Гәрчә, президент мобилизация кабат булмаячак диде. Күпләр инде бу сүзләргә ышанмый. Минемчә, президент сүзләре, аның позициясе директив мәгънәгә ия. Путинның җиде ел элек Татарстан президенты атамасы турында әйткән сүзләре ни өчендер федераль үзәк тарафыннан инкарь ителә, үтәлми", диде ул.
Яһудин Татарстанда "күчеш чоры" керетелеп, президент атамасы 2025 елга кадәр сакланырга тиеш диде.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин әлеге утырышны "эпохаль вакыйга, Татарстан һәм дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы өчен тарихи көн" дип атады.
Ул татар телендә президент атамасы тарих күзлегеннән каралырга тиеш дип белдерде. Төхвәтуллин президент атамасын "Татарстан республикасы дәүләт башлыгы" дип атарга тәкъдим итте.
"Конституциянең 1нче маддәсен үзгәртмәскә кирәк"
Депутат Марат Галиев 90нчы еллар башында Татарстанның дәүләтчелеге төзелеше турында искә алды. Аныңча, иң мөһиме – Конституциядәге 1нче маддә сакланып калырга тиеш. Ә анда Татарстанның "суверен", "хокукый дәүләт" булуы да, Шартнамә нигезендә Татарстанның Русия белән "берләшүе" дә әйтелә.
Нинди генә үзгәрешләр кертсәк тә, Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе үзгәрешсез калырга тиеш
"Нинди генә үзгәрешләр кертсәк тә, Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе үзгәрешсез калырга тиеш. Бу гамәлгә куелган документта Русия һәм Татарстан Конституцияләре һәм шартнамә нигезендә Татарстанның Русия федерациясе белән берләшкән булуы әйтелә. Русия Конституциясен кабул итү коралы булып Шартнамә тора. Сүз уңаеннан, 1994 елгы Шартнамәне гамәлдән чыгару турында документ юк.
1992 елдагы Татарстан референдумы 2007 елда 199нчы федераль канун белән танылды. Монда ике юл белән хәл итеп була: парламент яисә халыкның тавыш бирүе. Халыкның тавыш бирүе барлык дәүләт институты карарыннан да югары тора. Бу Татарстан президенты атамасына да кагыла", диде ул.
Галиев республика җитәкчесенең атамасын татарча "президент" дип калдырырга тәкъдим итте.
Соңрак ул кабат Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсенә кайтып, аны һәм 123нче маддәне үзгәртүгә каршы булуын әйтте.
123нче маддәдә исә "Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсенең нигезләмәләре бары тик референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртелергә мөмкин", диелә.
Татарстанның юкка чыгу ихтималы турында кисәтү
Иң хисле һәм канун өлгесенә кискен каршы яңгыраган чыгыш ТНВ ширкәте мөдире, депутат Илшат Әминовныкы булды. Ул сүзен Габдулла Тукайның "Яшьләр" шигыреннән өзек китереп башлады.
Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас.
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.
"Менә мин хәзер бу трибунада торам да, үземә сорау бирәм. Менә минем үземдә тычкан утыдай нур калдымы? Горурлык калдымы? Илем калдымы? Калды дип саныйм һәм калырга да тиеш. Чөнки минем йөрәгемдә менә бу Конституция бар", диде ул Конституцияне күкрәгенә куеп.
Әминов соңгы елларда Татарстан югалткан мөстәкыйльлек кыйпылчыкларын санап китте.
"Компромисслар күп булды, Шартнамә, тел, Конституция мәхкәмәсе... Крашенинникова–Клишасның төрле проектлары. Мин гел бу компромисларга бардым. Ләкин бүген бу компромисс минем өчен мөмкин түгел.
Конституция – кәгазь бите түгел, ул халының фикер белдерүе. Президент халык тарафыннан сайлана. Минем халык фикеренә каршы барырга хокукым бармы? Юк", диде ул.
Әминов компромисслар тора-бара Татарстанның да юкка чыгуына китерергә мөмкин дип кисәтте.
"Гарантияләр кайда? Иртәгә безгә ил белән эре төбәкләр – биш төбәк белән идарә итү кулайрак дип әйтәчәкләр", диде ул һәм федерализмны яклавын әйтте.
Депутат аның өчен бүген компромисс мөмкин түгел диде һәм "йөрәк кушуы белән" тавыш бирәчәген әйтте.
Депутат Николай Рыбушкин да Әминовча "йөрәк белән тавыш бирергә чакырам" диде.
"Минем өчен беренче президент Миңтимер Шәймиев булды. Нәрсә генә әйтмәсеннәр, Рөстәм Миңнехановны президент дип йөртәчәкмен. Мин Татарстан ватандашы буларак чыгыш ясыйм", диде ул.
Ул Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт корылышын булдыру хокукы калды, шуңа аның маддәләре бер-берсенә каршы килә диде.
КПРФ фракциясеннән Хафиз Миргалимов Мәскәүнең Татарстан вәкаләтләрен тартып алуларына дәгъва белдерде.
"Без суверенитетны алдык. Шартнамә, Конституция. Хәзер һәр елны әз-әзләп кире тартып алалар. Тукаебызның әйткән сүзләре бар: "Мәскәүләр тотса якаң!" Мәскәүләр әкрен-әкрен генә яканы тота", диде ул.
Миңнеханов: "Татарстан баш күтәреп, Русияне таркатырга ярамый"
Соңрак сүз Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул иң элек Мәскәүдә "оппонентлар"ның күп булуын әйтте. Президент атамасын саклауда Татарстан җитәкчелегенең дә, депутатларның да тырышлыгы җитәрлек булмавын таныды.
Миңнеханов протест юлыннан түгел, бу позицияне канун юлыннан яклыйк диде. "Ишекләр тулысынча ябык түгел дип уйлыйм", диде ул.
Бүген каралган канун өлгесе Татарстанга "алга барырга мөмкинлек бирә", ләкин ул "идеаль түгел", дип саный Татарстан президенты. Ул депутатларны битараф булмаган өчен мактады.
"Шартнамә үз ролен уйнады. Безнең федераль хакимият белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Федераль үзәк белән талашырга да мөмкин, ләкин файдасы булырмы, күрербез", диде ул.
Татарстан федераль үзәккә күп салым түләсә дә, ул да федераль үзәктән "күп нәрсә ала", дип саный Татарстан президенты.
Миңнеханов сугыш шартларында федераль үзәккә каршылык күрсәтмәскә чакырды.
"Бүген махсус хәрби операция бара. Дөнья җәмәгатьчелегенең Русияне таркатырга теләгәнен күрәсез. Без нинди атама бирергә кирәклеге турында фикер алышабыз. Кешеләр безнең каршылыкны "Менә, Татарстан баш күтәрде, Путинның барысы да яхшы түгел, Русия өлешләргә таралачак" дип кабул итәчәк. Моңа юл куярга ярамый. Әгәр без моны аңламасак, бик начар булачак. Илебез бүген бөтен Көнбатыш белән көрәшә", диде Татарстан президенты.
Шуннан соң ул депутатларга мөрәҗәгать итте.
"Әгәр без бу төзәтмәләрне кабул итмәсәк, гомумән яхшы булмаячак. Бу миңа карата – президентка булган ышанычны да күрсәтәчәк", диде ул.
Шәймиев: Украинадагы сугышта Русия белән бердәм булырга кирәк
Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевне алкышлап каршы алдылар. Сүз башлар алдыннан ул трибунада су шешәсен алып "Башта эчеп куйык" диде. Фәрит Мөхәммәтшин "без закуски" дип өстәде. Шәймиев суны шешәдән генә эчте. Трансляция алып баручылар шунда ук башка кадрга күчерде.
Ул "җитди карарлар кабул итү өчен вазгыять гади түгел, барыбыз да борчулы" дип башлады чыгышын. Шәймиев президент атамасын әле 2000нче елларда ук үзгәртергә омтылулары турында озаклап сөйләде. Федераль үзәк белән Шартнамәнең никадәр мөһим булуына басым ясады.
Шәймиев Русия аннексияләгән төбәкләр мәсьәләсенә дә кагылды.
"Без кайбер субъектларны Русиягә кабул иттек. Алар арасында республикалар да бар, эре республикалар, миллионлы шәһәр белән. Бу факторларны да искә алырга кирәк", диде ул. Оккупацион сәясәтне ул "көтелгән иде" дип бәяләде.
Шулай ук сугышның "урыс дөньясы" өчен алып барылуын әйтте һәм бу сүз "барыбыз турында да сөйли" диде.
Шәймиев сүзләренчә, хәзер "иң төп мәсьәлә - илнең бердәмлеге". Моны ул берничә тапкыр кабатлады.
Шәймиев "Татарстан рәисе" атамасын хуплады, ләкин Миңнеханов үз мөддәтен президент буларак эшләп бетерергә тиеш диде.
Конституцияне бары ике депутат яклады
Конституциягә үзгәрешләрне башта беренче укылышта кабул иттеләр. Тәнәфестән соң Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин документны тулысынча кабул итәргә чакырды.
"Президент атамасы кызганыч, әлбәттә. Иң мөһиме – эшнең эчтәлегендә", диде ул.
Тәнәфестән соң депутатлар канун өлгесен тулысынча кабул итте. Мәскәү сәясәтен тәнкыйтьләү, Татарстан хокукларын яклау турында күпме генә чыгышлар яңгыраса да, Конституцияне үзгәртүгә бары 2 депутат кына каршы чыкты, 79 депутат хуплады.
Татарстанда президент атамасын бетерү
- 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
- 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.
- Әмма Русия думасы Татарстан тәкъдимнәрен кире какты. Канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады.
- Канунга ярашлы, Татарстан президенты атамасын бетерү турында, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләр 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер башка маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
- Русия төбәкләрендә президент атамасы Татарстанда гына калган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум