Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасында Татарстанда һөҗүмнән качу урыннарын тикшерүне сорадылар


Альберт Яһудин чыгыш ясый, 23 декабрь 2022
Альберт Яһудин чыгыш ясый, 23 декабрь 2022

Депутат Украина белән Казан шәһәре арасын 980 км аерып тора, моңа әзерләнергә кирәк ди.

Дәүләт шурасы Татарстанда Украина һөҗүменнән качу урыннарын тикшерүне сораячак. Әлеге мәсьәләне бүген парламент утырышында КПРФ фракциясе вәкиле Альберт Яһудин күтәрде. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте.

Яһудин 5 декабрьдә Рязань һәм Сарытау өлкәсендәге хәрби аэродромга пилотсыз очкыч килеп төшүен искә алды. Монда ул Украинаны гаепләде. Пилотсыз очкыч 650 км араны узуын әйтте. Аның сүзләренчә, контр-террорчы операция, СМЕРШ кебек чара күрергә кирәк.

"Пилотсыз очкыч Украинадан Казанга 980 км араны уза алырмы дигән сорауны турыдан-туры куймыйм. Шулай да, халыкны мондый сценарийларга әзерләргә кирәк", дип саный ул.

Депутат сәнәгать корылмаларын гына түгел, сивил объектларны да сакларга кирәк ди.

"Татарстаннар шундый сораулар бирә: республикада күпме сыену урыны бар, күпмесе эшли, анда ризык һәм су запасы бармы, фильтрация системы эшлиме, ул күпме кешегә җитәчәк? Һәрбер мәктәптә дә тиешле фильтрлы газ битлеге бармы? Мәктәптән урамга чыгу турындагы эвакуация картасы гына түгел, имин җиргә күчерү юлы да кирәк. Ни өчен планнан тыш өйрәнүләр узмый?" дигән сораулар куйды ул.

Шулай ук Яһудин эвакуация өчен җаваплы затлар турындагы мәгълүматны сорады, сиреналарның ничек эшләве белән кызыксынды.

"Күз алдына китерегез, 250 мең кешелек Түбән Кама шәһәрендә берничә кисәтү яңгыраса, нәрсә булачак?" диде ул.

Альберт Яһудин Татарстанның һәр районында гражданлык саклану көчләрен тикшерергә, мәгариф министрлыгына план корырга чакырды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплады. Әлеге мөрәҗәгать парламент секретариаты аша Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына юлланачак диелде.

  • Көзен украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русия хакимиятләренең фронтка якын җирләрдә һәм басып алынган урыннарда саклану корылмалары төзи башлавы турында хәбәрләр күренә башлады. Украина баш штабы да бу төзелешләргә еш кына янап һәм мәҗбүриләп җирле халыкны җәлеп итәләр, дип белдерде.
  • Русиядә окоплар казу һәм фронтка якын урыннарда ныгытмалар төзү өчен эшчеләр җыя башлаганнар.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга да ут төртү очраклары артуы күзәтелә.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
  • Моңа кадәр Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплап чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG