Татарстан прокуратурасы өстәмә тикшерү үткәрергә кирәк дип тапкан һәм Казанның 175нче гимназиясе мөдире Әминә Вәлиевага гаепләүне раслаудан баш тарткан.
Бу хакта "Реальное время" яза. Шулай ук "Ваша безопасность" ширкәтенең элекке мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга ачылган эшләр дә тикшерү комитетына кайтарылачак диелә.
Әлегә яклау тикшерү материалларында һәм гаепләүдә нинди җитешсезлекләр табылуын белми. Әмма алар беренчел тикшерү нәтиҗәләреннән соң Русия баш прокуратурасына җибәрелгән шикаятьләрнең йогынтысы булуын фаразлый.
Күптән түгел адвокатлар җинаять составы булмау сәбәпле, эшне тулысынча туктатуларын сораган иде.
- 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
- Октябрь уртасында Галәвиевка ачылган җинаять эшен Баш прокуратура мәхкәмәгә тапшырды. Аны җинаять кодексының берничә маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклау һәм ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда.
- Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.
- Әминә Вәлиеваның кызы Эльвина Ибраһимова әнисенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага, ул Азатлыкка "әнидән гаеплене ясарга телиләр", дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум