Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демограф: сугыш Русиядәге халыкның кимүен тизләтә, нәтиҗәләре быел ук күренәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр апрель аенда Икенче дөнья сугышыннан соң беренче мәртәбә Русиядә 100 меңнән дә әзрәк бала туган. Ә Украинага каршы сугышның балалар тууга йогынтысын быел июль аенда күреп булачак ди ул. 

Фәкыйрьлек, мөһаҗирлек, мобилизация һәм сугыштагы югалтуларның нәтиҗәләре 2023 елда ук күренәчәк, дип белдергән "Можем объяснить" Telegram-каналы белән әңгәмәсендә демограф Алексей Ракша. Быел ил демография чокырына төшәчәк дип саный белгеч.

Былтыр апрель аенда Икенче дөнья сугышыннан соң беренче мәртәбә Русиядә 100 меңнән дә әзрәк бала туган. Моңа сугыш белән бәйле булмаган факторлар йогынты ясаган, әйтик, ана капиталының төп өлешен икенче баладан беренче балага күчерүләре.

Ә менә чираттагы кимү турында июль аенда фикер йөртеп булачак дип искәртә демограф. Бу очракта сентябрь ахырында мобилизация игълан ителүе һәм ирләрне Украинадагы сугышка алулары күз уңында тотыла.

Шул ук вакытта Русиядән миллионлап кешенең китүе әйтелә. "Мөһаҗирлекнең беренче дулкынында 150 меңләп кешенең китүе һәм кире кайтмавы турында уртак фикер оешты; икенче дулкынга кагылышлы бәяләмәләр исә төрле: 350 мең кешедән 700-800мең кешегә кадәр. Төгәл белешмәләрне беркайчан белә алмаячакбыз, чөнки бу кешеләр теркәлү урыннарыннан төшми, ә кешенең Русия чиген үтеп чыгуы зур мәгълүматлар бирми", ди белгеч.

Шул ук вакытта Ракша Русиянең сугыштагы югалтулары 55 меңләп кеше булырга мөмкин дип фаразлый һәм моны "Русия пропагандасы белән Украина пропагандасы арасындагы уртача саннар" дип атый. Киев сугышта Русиянең 100 меңнән артык хәрбие үлүен әйтә, Русия соңгы тапкыр сентябрьдә 6 меңгә якын хәрбинең үлемен җиткерде, ә бәйсез басмалар бәяләмәсенә күрә 10711 русияле һәлак булган.

Сугыштагы югалтулар аркасында ир-атларның уртача гомер озынлыгы 0,6 елга кимиячәк, дип исәпли Ракша.

  • Русиядә 2022 елның беренче яртыеллыгында туучылар саны 6,3 процентка кимегән дип хәбәр ителгән иде инде. Июньдә туучылар аеруча аз булган: узган елның июне белән чагыштырганда 9,6 процентка кимрәк. Икътисад югары мәктәбенең демография институты доценты Владимир Козлов бу коронавирус пандемиясенә бәйле дип фаразлый.
  • Гайдар исемендәге икътисади сәясәт институтының фәнни хезмәткәре Игорь Ефремов исә 2023 ел башында туучылар саны тагы да азрак булачак дип фаразлаган иде: ул моңа Украинага сугыш башлавы өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең нәтиҗәсе сәбәпче булачак дигән фикердә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG