Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда кырымтатарлар саны махсус киметелә, урыслар саны арттырыла"


Җанисәп саннарына күрә, җиде елда Кырымда урыслар 12 процентка арткан, украиннар ике тапкырга кимегән. Кырымтатарларда зур үзгәреш юк – рәсми саннар аларның нибары 21 меңгә артуын күрсәтә, гәрчә белгечләр фикеренчә, арту күпкә күбрәк булырга тиеш, кырымтатарларны махсус киметеп күрсәтәләр ди алар.

2021 елда Русиядә узган халык санын алу нәтиҗәләре турында сөйләүне дәвам итәбез. Җанисәп Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда да узды. Бу оккупация шартларында инде икенче тапкыр халык санын алу. Беренечесе 2014 елда оештырылган иде. Ике җанисәп арасында кырымтатарлар 21 мең кешегә арткан. Ә 2001 елда Украина чорында узган җанисәп белән чагыштырганда, аларның саны 8 меңгә генә күбәйгән. Белгечләр бу саннарны ялган дип саный. Аларның исәбенә караганда, кырымтатарлар кимендә 50 мең кешегә, хәтта ике тапкырга киметелеп күрсәтелүе ихтимал. Азатлык җанисәп нәтиҗәләрен өйрәнде һәм белгечләр белән сөйләште.

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 257 592 кырымтатар яши. Аларның төп өлеше – 253 570 кеше Кырымда (шул исәптән Акъяр шәһәрендә – Русия хакимияте Акъярны федераль статустагы шәһәр буларак аерым саный). Кырымтатарларның 60 303 шәһәрдә, 190 348 – авылда гомер итә. Кырымтатар телен белүчеләр саны 149 827 кеше, көндәлек тормышта телне кулланучылар – 133 952 кеше.

Бүген Кырымда (шул исәптән Акъярда) барлыгы 2,48 млн кеше яши дип исәпләнә. Соңгы җанисәп нәтиҗәләреннән урысларның кинәт артуын күрергә мөмкин. 2014-2021 ел аралыгында ярымутрауда урыслар саны 214 меңгә артып, 1,7 млнга җиткән. Ә менә украиннар саны ике тапкырга кимегән – 344 меңнән 171 меңгә калган. Нәтиҗәдә, хәзер Кырымда яшәүчеләрнең гомум халык исәбенә караганда, урыслар 68,7 процент, кырымтатарлар – 10,2 процент һәм украиннар нибары 6,8 процент тәшкил итә.

Бу Русия хакимиятенең Кырым анексиясеннән соң ярымутрауда инде икенче тапкыр җанисәп уздыруы. 2014 елгы җанисәптә кырымтатарлар саны 13 меңгә киметелеп күрсәтелде – 232 340 кеше. Бу хәтта Мәскәү яклы кырымтатарларны гаҗәпкә калдырды. Аның каравы, урыслар саны 42 мең кешегә артты һәм 1,49 миллионга җиткән иде, ә украиннар 40 процентка кимеп, 344 меңгә калды.

2014 елгы анексиядән соң кырымтатар активистларына басым башланды, Мәҗлес җитәкчелеге һәм әгъзаларын эзәрлекләүләр, даими тентүләр узды, хокуклары кысрыкланды. Шул сәбәпле аларның бер өлеше читкә – нигездә Украинага китәргә мәҗбүр булды. Гәрчә, кырымтатарларның Кырымга – үз Ватанына кайтуы аннексия шартларында да тукталмады.

Украина заманында кырымтатарларның саны арта барды. 1989 елда СССРда узган җанисәптә (кырымтатарларның кире Ватанына кайткан чорына туры килә) Кырымда яшәүчеләрнең 38 365 кырымтатар булып язылган. 2001 елда Украинада узган халык санын алуда аларның саны 245 291 кешегә җитте. Шуннан соң рәсми саннарда үсеш әллә ни күзәтелми.

Кырымтатарларның рәсми саннардан күбрәк булырга тиешлеген демографик күрсәткечләр дә раслый. Росстат биргән мәгълүматларга караганда, кырымтатарларның медиан яше 35,5 дәрәҗәсендә тора. Бу урыс (41,7) һәм татар (41,6) белән чагыштырганда, күпкә яшьрәк милләт дигән сүз. Бүген кырымтатарларның хезмәт яшен узган өлеше бары 20 процентны тәшкил итә. Калган 80 проценты хезмәт яшенә җитмәгән һәм хезмәт яшендәге вәкилләргә туры килә.

Сүз уңаеннан, аннексиядән соң ярымутрауда татар булып язылучылар саны артты. 2014 елда алар 230 процентка артып 45 меңгә якынлашты. Соңгы җанисәптә татарларның саны 30 952 булды. Бу Кырым халкының 1,25 процентын тәшкил итә. Белгечләр татарларның кырымтатар хисабына артуы ихтимал ди, чөнки аларның бер өлеше туган тел дип кырымтатар телен күрсәткән.

Соңгы халык санын алуда Кырымда 256 меңнән артык кешенең милләте күрсәтелмәгән, 83 меңе милләтен күрсәтүдән баш тарткан.

Кырымда яшәүче милләтләр
1989200120142021
Урыслар1 629 542 (67,05%)1 450 394 (60,40%)1 492 078 (65,31%)1 706 662 (68,75%)
Украиннар625 919 (25,75%)576 647 (24,01%)344 515 (15,08%)171 160 (6,89%)
Кырымтатарлар 38 365 (1,58%)245 291 (10,26%)232 340 (10,17%)253 570 (10,21%)
Татарлар10 762 (0,44%)13 602 (0,57%)44 996 (1,97%)30 952 (1,25%)
Милләте күрсәтелмәгән256 964

"Кырымда 500 меңгә кадәр кырымтатар яши"

Кырымда яшәүче юрист, милли хәрәкәт вәкиле Рустем Велиев Telegram-каналында Росстат саннарын шик астына алып постлар элде. Ул фикерләрен Азатлык белән дә уртаклашты. Аның фикеренчә, кырымтатарларның саны чынбарлыкта ике тапкырга күбрәк була ала.

Рустем Велиев
Рустем Велиев

"2001-2021 ел аралыгында кырымтатарларның бер өлеше үз Ватаны – Кырымга кайтты. Бу 1980нче еллар азагы 1990нчы еллар башындагы кебек массалы төсмер алмаса да, барыбер дистәләрчә мең кеше.

Моннан тыш, кырымтатар гаиләләрендә балалар күп. Күп гаиләләрдә өч, дүрт, биш бала тәрбияләнә.

Рәсми статистикага ышанган очракта да, ни өчен Кырымда кырымтатарлар саны "артмый?", дигән сорау куя белгеч һәм ярымутрауда милләтен күрсәтмәүчеләрнең гомум саны 340 мең булуын искәртә.

"Әлеге кешеләрнең (милләтен күрсәтмәүчеләрнең) күпчелеге кырымтатар була ала дип исәпләргә буламы? Әлбәттә була. Кырымда катлаулы сәяси вазгыятьнең аеруча кырымтатар халкына кагылуын исәпкә алганда, ә бу соңгы 7,5 елда (2021 елдагы җанисәпкә кадәр) социологик тикшеренүләр белән дә раслана, кырымтатарларның үз милләтен күрсәтмәве гаҗәп түгел.

Әгәр кырымтатарлар әлеге саннан (милләтен күрсәтмәүчеләрдән) яртысын тәшкил итә икән, димәк бу 170 мең кеше дигән сүз. Шуңа да Кырымда кырымтатарларның саны 423,5 мең кешегә җитә ала", ди ул.

Велиев Кырымда "якынча 450-500 мең кырымтатар яшәве чынбарлыкка туры килә" дип саный.

"Бу сорау кырымтатарларга түгел, ә әлеге саннар белән уйнаучыларга, беркем берни аңламый һәм саный белми дип уйлаучыларга", ди ул.

Моннан тыш, кырымтатарларның бер өлешен татар дип язулары да ихтимал ди ул.

"2001 елдагы җанисәптә татарларның саны 13 602 кеше булган. 2014 елда кырымтатарлар кимегәндә, тугандаш халык вәкилләре 3,5 тапкырга арткан, ягъни 44 996 татарны исәпләп чыгарганнар.

Статистика ясаучылар бу хәлгә бәя биреп, "татар" дип язылучыларның туган теле дип "кырымтатар теле" күрсәтүе белән аңлатты. Андыйларның саны 32-35 мең кеше булган. Ягъни, бу шул ук кырымтатарлар булган. Шулай да ахырдан саннарны төзәтеп тормадылар", ди ул.

"Кырымтатарлар саны махсус киметелә"

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Кырымны урыслаштыру өчен махсус шундый саннар күрсәтелә дип саный.

Илми Умеров
Илми Умеров

"Әлбәттә, бу махсус эшләнә. Русиядәге хәзерге режимда бернәрсәне дә идарәсез калдырмыйлар. Урысларның саны украиннарның зур өлеше урыс булып язылганга һәм Русиядән күчеп килүчеләр хисабына артты. Кимендә ярты миллион кеше күчкән дип санала.

Кырымтатарлар санын азрак итеп күрсәткәннәр. Бу элек тә шулай эшләнә иде. Без һәрвакытта Кырымда кырымтатарларны 300 мең дип әйтәбез. Төгәл санын белү мөмкин түгел", ди ул.

Милләтен күрсәтмәүчеләр арасында кырымтатарлар күп түгел дип саный Умеров. Аның фикеренчә, 2014 елгы вакыйгалардан соң кырымтатарларның 25-30 меңе Кырымнан читкә киткән. Бу шаукым Украинадагы сугыш вакытында дәвам итә.

"Хәзер мобилизациядән качып кырымтатарларның бер өлеше читкә китте. Бүген Кырымда кырымтатарлар 13-14 процентны тәшкил итсә дә, сугышка мобилизацияләнүчеләрнең 80 процентын безнең халык вәкилләре алып тора. Үз ихтыяры белән сугышка китүчеләрне белмим", дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Бу Кырымның эчке сәяси тормышында кырымтатарлар көчәймәсен өчен махсус эшләнә"

AMES Якын Көнчыгышны тикшеренү үзәге эксперты Игорь Семиволос Кырымда урысларның саны артуы украиннар хисабына эшләнгән дип саный. Аның сүзләренчә, кырымтатарлар санын азайтып күрсәтү артында Кырымдагы эчке сәясәт ята.

Игорь Семиволос
Игорь Семиволос

"Бер яктан, Кырымга Русиядән күчеп утыру актив бара. Бу оккупацион хакимияттә эшләүчеләр, гаскәрдә хезмәт итүчеләр, милек сатып алучылар һәм башкалар. Алар Русия күрсәткән саннарга караганда да күбрәк.

Икенчедән, җанисәптәге сораштыру вакытында украиннар урыс булып языла. Бу тыныч һәм имин яшәр өчен эшләнә. Без моны совет чорында да күрә идек. Катнаш гаиләдән булган кешеләр үзләрен урыс дип атый иде. Хәзер дә шул ук хәл кабатлана. Быел яисә киләсе елда Кырым Украинага кайткач, сез башка динамиканы күрәчәксез. Украиннар бик нык артачак, урыслар – кимиячәк.

Кырымтатар санын арттырмаулары Кырымның эчке сәясәтендә асаба халык көчәймәсен өчен эшләнә. Бу саннарга ышанырга кирәкми. Бары абстракт төстә фикер алышырга мөмкин.

Минемчә, кырымтатарларның саны 300 меңнән артып китә. Мобилизациядән соң яшь буынның зур бер өлеше Төркиягә, Урта Азиягә, Европага китте. Бу дистәләгән мең кеше", диде ул Азатлыкка.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG