Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тишков: "Җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә алынмаган"


Валерий Тишков
Валерий Тишков

Саналмаган татарларның төп өлеше милләтен күрсәтмәүчеләр арасында була ала дип саный галим.

Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков Русия халык санын алу нәтиҗәләренә үз фикерен белдерде. Бу хакта ул Facebook битендә язып чыкты.

"17 млн кешенең (халыкның 13%!) милләте күрсәтелмәгән. Алар арасында кимендә 13,5 млны - урыс һәм кимендә 0,5 млны - татар", дип белдерде ул.

Тишков сүзләренчә, милли республикаларда титул милләтләр "тырышып" язылган, гәрчә "үз республикаларыннан читтә яшәүче (мордва, татар һәм башкалар) милләтләр шулай ук зыян күргән".

"Пандемия, исәпкә алучыларның эше җитәрлек финсланмавы, дәүләт хезмәте порталы аша күчешнең начар әзерләнүе һәм әһәмиятле кампаниянең матбугат, социаль реклам тарафыннан тулысынча инкарь ителүе аркасында җанисәп начар узды", диде ул.

Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды. Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.

Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG