Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кабан арты мәчетен төзекләндерәчәкләр 


Заказ бирүче – Русия мәдәният министрлыгы.

Казанның Һади Такташ урамында урнашкан Кабан арты мәчетен төзекләндерәчәкләр. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Төзекләндерү эшләренә документлар әзерләү өчен 17,3 миллион сум тотачаклар.
Әлеге мәчет федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Шул сәбәпле документларны Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерәсе булачак.

Кабан арты мәчетен киләсе елның апреленә кадәр төзәтеп бетерү таләбе куелган, башкаручыны 17 февральдә ачыклаячаклар. Заказ бирүче – Русия мәдәният министрлыгы.

Кабан арты мәчете Кабан күленең көнчыгыш ярында урнашкан, аның исеме дә шуннан килә. Ул 1924-1926 елларда, Урта Идел буенда ислам кабул ителүгә мең ел тулу уңаеннан халык акчаларына төзелгән. 1930нчы елларда ябылган. 1991 елда мәчетне мөселманнарга кире кайтардылар. 1992 елда мәчет каршында мәдрәсә ачылды.

Былтыр октябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Әл-Мәрҗани мәчетен төзекләндерергә кушкан иде. Ул да федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты.

Шул ук вакытта Казанда төзекләндерүгә мохтаҗ мәчетләр тагын бар. Әйтик быел апрельдә Казанның Яңа татар бистәсендә урнашкан Ак мәчеткә куркыныч янавы хәбәр ителде. Мәчеткә зыянны юл төзүчеләр китергән диелә. Эшчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган. Мәчетнең кирпеч диварында ярыклар барлыкка килүе ачыкланган. Моннан тыш, мәчет биләмәсендә төзелеш чүп-чары җыелган диелде.

Инкыйлабтан соң сакланып калган Казанның бердәнбер агач "Рәҗәб" мәчете дә реставрациягә мохтаҗ. Җиләкле бистәсендәге Аллаһ йортын саклап калыр өчен кешеләр акча җыя. Мәчетне тәртипкә китерер өчен 32 млн сум кирәк, дип саный белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG