Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cамарда "Бердәмлек" татар газетын саклап калу өчен акча җыялар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Редакциянең ел ахырына кадәр чыгымнарын капларга кимендә 500 мең сум кирәк. Бу акча табылмаган очракта, газет ябылырга мөмкин.

Самарда 1990 елның апреленнән даими нәшер ителүче бердәнбер татарча өлкә газеты "Бердәмлек" халыктан акча сорап мөрәҗәгать бастырган. Газет мөхәррире Данияр Сәйфиев абунәчеләренең кимүен, шул сәбәпле редакция керемнәренең дә әзәюен яза.

"Кызганыч, өлкәннәр китә бара, ә алар безнең төп укучыларыбыз. Самар өлкәсе хөкүмәте бүлеп бирә торган дәүләт ярдәме тулы эшчәнлек алып бару өчен бик аз. Соңгы вакытта газет бары тик иганәчеләр ярдәме һәм битараф булмаган укучылар биргән акчага яшәп килде. Әмма типография һәм почта чыгымнары даими кыйммәтләнеп торуын исәпкә алганда, инде бу да җитми", диелә мөрәҗәгатьтә.

Ел ахырына кадәр "Бердәмлек"не өзлексез чыгарып килү өчен өч миллионлап сум акча кирәк булуы әйтелә. Язылу, субсидия, реклам-котлаулар чыгымнарның бер өлешен капларга ярдәм итә. Шуңа да карамастан, быел редакция бюджеты дефициты 500 мең сумны тәшкил иткән. Газет ел ахырына кадәр тоткарлыксыз чыгуын дәвам итсен өчен, шул күләмдә акча кирәк булуы искәртелә.

"Бердәмлек" газеты атнага бер мәртәбә, шимбә көнне 8 битле булып нәшер ителә. Утыз бер ел нәшер ителүче әлеге татар басмасының соңгы саны 2000 данә тираж белән чыккан.

Басма 2021 елда ук ябылу куркынычы алдында калган иде. "Бердәмлек"нең ул чактагы мөхәррире Элмира Варфоломеева өлкә хөкүмәте ярдәмне азрак бирде дигән иде. "Гадәттә, яхшырак вакытларда ул миллион сум да бирә иде, ә быел "коронавирус, акча юк" дип, 490 мең сум гына бирелде. Икенчедән, язылучыларыбыз да азрак булды. Халык авырый, акчалары да җитми торгандыр. Бәлки, безнең эшебез дә начардыр, чөнки авылларга чыгып, кешеләр белән очрашып йөреп булмады", дигән иде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG