Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона": "Вагнер"ның тоткыннарны сугышка җибәрүенең икенче дулкыны авыр бара


Чөнки фронттан килгән хәбәрләр аша да, сугышта булып кайткан тоткыннар белән сөйләшеп тә, күпләр сугышта үлү куркынычының зур булуын, ә ярлыкау бирүләре – гарантияләнмәвен аңлаган диелә.

Узган елның декабреннән башлап "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләре тоткыннарга Украинадагы сугышка китәргә, шуның өчен ярлыкау алырга тәкъдим итеп, Русия колонияләрен икенче мәртәбә урый. Бу хакта тоткыннарны сугышка җыюның икенче дулкыны турында зур язма чыгарган "Медиазона" җиткерә.

Басма язуынча, бу юлы "Вагнер"га керергә теләүчеләр узган елның җәе һәм көзе белән чагыштырганда күпкә азрак, ул чакта дистәләгән мең тоткынның Украинага каршы сугышырга китүе фаразланган иде.

"Медиазона" искәртүенчә, хәзер тоткыннарны сугышка алу беренче мәртәбә булган кебек "ул кадәр тантаналы" узмый: плацка бөтен колонияне тезеп бастырмыйлар, Евгений Пригожин үзе дә боралагында очып килми – үзенең кул астындагыларны җибәрә, диелә.

Басманың колонияләрдәге чыганаклары җәй көне белән чагыштырганда берничә тапкырга азрак тоткынны сугышка җибәрә алуларын белдергән, чөнки фронттан килгән хәбәрләр аша да, сугышта булып кайткан тоткыннар белән сөйләшеп тә, күпләр сугышта үлү куркынычының зур булуын, ә ярлыкау бирүләре – гарантияләнмәвен аңлаган диелә.
"Медиазона" тоткыннарның берсе сөйләгән сүзләрне китерә, ул "Вагнер" белән китеп, Бахмут янында сугышкан элекке тоткын белән сөйләшүен әйткән. "Моннан киткәннәрнең 20 проценты исән, диде", дип сөйләгән басма әңгәмәдәше.

"Вагнер"ны оештыручыларның берсе Евгений Пригожин һәм аның кул астында эшләүчеләр тоткыннарны сугышка барырга күндерүче кампания башлаган, аерым алганда алар тоткыннарның беренче төркеме ярлыканып, өйләренә кайтты дип искәртеп килә, диелә язмада.

Русия колонияләреннән Украинадагы сугышка ничә тоткынның җибәрелүе төгәл билгеле түгел. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) узган ел тоткыннар саны 30 мең кешегә кимүен хәбәр итте. "Медиазона" февраль башына кимендә 567 тоткынның сугышта һәлак булуын ачыклый алды, аларның саны күбрәк булуы бар.

"Вагнер"ның икенче мәртәбә сугышка җибәрү өчен тоткыннарны җыя башлавы турында элегрәк әйтик хокук яклаучы һәм элекке сәяси тоткын Иван Асташин, шулай ук "Вёрстка" басмасы һәм кайбер Telegram-каналлар язган иде.

Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә итәләр.

5 гыйнварда Путинга якын эшмәкәр, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы һәм аны иганә итүче Евгений Пригожин Украинадагы сугышта катнашкан тоткыннарның ярты еллык килешүләре тәмамланды, аларның хөкем ителү карарлары юкка чыгарылды диде.

"Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручылар, үтерүчеләр булуы да ачыкланды.

Шулай ук алар арасында 87 яшьлек әбисен үтергән Татарстан кешесе дә бар иде.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышкан тоткыннарны аклау – Русия кануннарына ярашлы башкарыла дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG