Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин тоткыннарны сугышка җыю тукталды дип ышандыра 


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Ул ни өчен тоткыннарны сугышка алмый башлауларын аңлатмый. 

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы һәм аны иганә итүче эшмәкәр Евгений Пригожин шәхси хәрби кампания Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка алуны туктатты, дип белдерде. Бүген, 9 февраль иртәсендә Пригожинның белдерүен матбугат хезмәте чыгарды.

Бу белдерүне Live24 басмасы журналистларының соравына җавап итеп чыгардылар. Журналистлар редакциягә тоткыннар күп мөрәҗәгать итә, алар төзәтү колонияләрендә утыручыларны "Вагнер"га туплау бер айдан артык алып барылмавын белдерә, бу дөрес сүзме, дип сораган.

"Әйе, чынлап та шулай, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә тоткыннарны җыю тулысынча туктатылды. Хәзер бездә эшләүчеләр алдында бөтен бурычлар үтәлә", дигән Пригожин. Ул ни өчен тоткыннарны сугышка алмый башлауларын аңлатмаган.

Күптән түгел "Медиазона" "Вагнер"ның тоткыннарны сугышка җибәрүенең икенче дулкыны авыр бара, дип язган иде.

Узган елның декабреннән башлап "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләренең Русия колонияләрен икенче мәртәбә уравы әйтелде. Басманың колониядәге чыганаклары, җәй көне белән чагыштырганда берничә тапкырга азрак тоткынны сугышка җибәрә алуларын белдергән, чөнки фронттан килгән хәбәрләр аша да, сугышта булып кайткан тоткыннар белән сөйләшеп тә, күпләр сугышта үлү куркынычының зур булуын, ә ярлыкау бирүләре – гарантияләнмәвен аңлаган диелә.

2022 елның языннан медиа чараларында "Вагнер"ның Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүе турында хәбәрләр чыга башлады. Моның өчен аларга ярлыкау вәгъдә иттеләр.
Русия колонияләреннән Украинадагы сугышка ничә тоткынның җибәрелүе төгәл билгеле түгел. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) узган ел тоткыннар саны 30 мең кешегә кимүен хәбәр итте.

Гыйнварда "Русь сидящая" фонды җитәкчесе Ольга Романова "Вагнер" 50 меңгә кадәр тоткынны сугышка җәлеп иткән булырга мөмкин дип әйткән иде. Ул фронтта 10 меңләп тоткынның калуын әйтте, калганнары исә йә һәлак булган, яки яраланган, хәбәрсез югалган, качкан һәм әсир төшкән диде.

"Агентство" басмасы Русия колонияләрендәге тоткыннарга "Вагнер" белән Украинага каршы сугышырга барудан баш тартулары өчен соңгы вакытта яңа җинаять эшләре белән яныйлар дип язды.

Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. "Вагнер"га ялланган сугышчыларны күпсанлы сугыш җинаятьләре кылуда шикләнәләр.

Саклану министрлыгының хисапларында "Вагнер"ны аерым бер ихтыярилар отряды буларак күрсәтәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG