Росстат 2022 елга Русиядә демография торышы турында хисап чыгарды. Аннан күренгәнчә, бер елда илдә табигый кимү 599 616 кешене тәшкил иткән.
Узган ел Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган.
Башкортстанда 36 213 бала дөньяга килгән, ләкин бу 2021 елга караганда 3 120 сабыйга азрак. Республикада 48 816 кеше үлгән. Бер елда Башкортстанда табигый кимү 12 603 кешегә җиткән.
Русиянең бары 10 төбәгендә генә демографик үсеш күзәтелгән. Халык саны Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Саха, Тыва республикалары, Төмән өлкәсендә арткан.
2021 елда уздырылган җанисәпнең нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда — 4 млн 5 мең кеше, Башкортстанда 4 млн 91 мең кеше яши.
Моңа кадәр Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум