Бүген, 16 февральдә, Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте.
"Парламентская газета" язуынча, Думаның мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская әлеге үзгәрешләрне беренче чиратта кулланучылар хокукын яклау турындагы, медиалар һәм реклам турындагы кануннарга, шулай ук Шәһәр төзелеше кодексына кертергә кирәк, дип саный. Ямпольская әйтүенчә, аеруча торак комплексларга исем биргәндә чит сүзләр еш кулланыла.
"Һауслар", "клаблар", "форестлар", "гарденнар". Кайчак кайсы илдә булуыңны оныта башлыйсың. Туган телеңне якламый торып, илеңнең ватанпәрвәре булып булмый. Моны бездән тормыш таләп итә, президент таләп итә", дигән ул.
Канун дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Шулай ук норматив сүзлекләрдә булган чит тел сүзләрен генә кулланырга яраячак. Мондый сүзлекләрне исә Русия хөкүмәте раслаячак.
Былтыр декабрь уртасында Русия думасы канунны беренче укылышта кабул иткән иде.
- Шул ук вакытта, күпмилләтле Русиядә башка халыкларның телләре проблемнарын кануни хәл итү юлларын карарга тәкъдим итмиләр. Киресенчә, мондый мәсьәләләр күтәрелгәндә Мәскәү күз йома, тәкъдимнәр кабул ителми.
- Әйтик Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясенә "татар теле — республиканың дәүләт коручы халкы теле" дигән норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.
- 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
- 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчылу белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум