Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Башкортстан хезмәт министрын украин балаларын урлауда гаепли


Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова
Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова

Ленара Иванованы украин балаларын Русия җирләренә мәҗбүриләп сөрүгә ярдәм итүдә һәм аларны Русия гаиләләренә уллыка бирүгә булышуда гаеплиләр.

Европа берлеге Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванованы чикләүләр исемлегенә кертергә мөмкин. Санкцияләрнең аңа һәм Русиянең тагын 60лап түрәсе һәм эшкуарына кертелергә мөмкин. Бу хакта документ өлгесе белән танышкан EUobserver хәбәр итә.

Иванованы украин балаларын Русия җирләренә мәҗбүриләп сөрүгә ярдәм итүдә һәм аларны Русия гаиләләренә уллыка бирүгә булышуда гаеплиләр.

Башкортстан хезмәт министрыннан тыш, чикләүләрне Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москальковага һәм Мәскәү яны хөкүмәт рәисе урынбасары Вячеслав Духинга каршы да кертергә мөмкиннәр. Москалькова Русиядә Украина ватандашларына "концлагерьлар" булуын яшергән, ә Духин Русиядә украин балаларын канунсыз уллыкка алуга ярдәм иткән диелә.

Күптән түгел АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарды. Анда Русиядә Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балаларын идеологик эшкәртүгә дучар итүләре әйтелә. Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.

Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.

Әйтик, 49 баланы районның төбәкне өйрәнү тарихи музеена алып барганнар. Илеш районының рәсми сәхифәсенә чарадан фотолар кертелгән. Украина балаларына Русия байрагы тоттырып төшергән фото да бар. Бу хакта язылган постта "балалар бик теләп Русия байрагы белән фотога төште, кайберләре исә рөхсәт бирелгәннән соң, кулларына Башкортстан һәм Илеш районы байракларын алды", диелә.

Луһанскидан китерелгән балаларга "Башкорт халык уен кораллары" дигән темага лекция укыганнар, остаханәләр оештырганнар. Былтыр октябрь ахырында үткән шундый остаханәдә мәсәлән балаларга "Георгий тасмасы" белән түштамгалар ясарга өйрәткәннәр.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия хәрбиләре Украинага һөҗүм итте. Сугыш башланганннан бирле, 11 ай эчендә Русиягә Украинадан 14 меңнән артык бала сөрелгән. Украинаның милли мәгълүмати бюросы мәгълүматынча, аларның 126сы гына кире өенә кайта алган.
  • Украинаның "Сугыш балалары" рәсми сайты, меңләгән әти-әниләр, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, волонтерлар юкка чыккан балаларны эзләү белән шөгыльләнә.
  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG