Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Рамилә Сәетованың "ВКонтакте"дагы сәхифәсен томалаганнар


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

Сәхифәне Русия баш прокуратурасы таләбе белән томалаганнар.

Башкорт җәмәгать эшлеклесе Рамилә Сәетованың "ВКонтакте"дагы сәхифәсен томалаганнар. Сәетованың битен ачканнан соң, "Бу материал Русия баш прокуратурасы таләбе белән 1 марттан Русиядә томаланды", дигән язу чыга.

"Техас Хабирова" Telegram-каналы хәбәр итүенчә, янәсе башкорт активистының сәхифәсендә даими рәвештә "экстремист эшчәнлеккә, милләтара ызгышка чыкырган мәгълүматлар", шулай ук Украинага каршы сугышучы Русия хәрбиләре турында ялган мәгълүматлар чыгып барган.

Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова узган елның 12 августында иреккә чыкты.

Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Сәетова Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Шуннан соң илдә бәйсез медиа чаралары томаланды, аларга илдән эшләү мөмкинлеге тукталды.
  • Томаланган медиа чаралары арасында Азатлык радиосы, Idel.Реалии, Радио Свобода, Медуза, Дождь һәм башка бәйсез медиа чаралары бар.
  • Былтыр Баш прокуратураның мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә Роскомнадзор 190 меңнән артык язманы бетергән, аларның 125 меңе (66 проценты) Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле язмалар булган.
  • Шул ук вакытта, "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, бер ел эчендә сәяси максатлар белән 210 меңнән артык сайт томаланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG