Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эшсезләр Татарстандагыга караганда ике тапкыр күбрәк


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

2022 ел нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда эшкә яраклы халыкның 0,8 проценты эшсез утыра. Татарстанда исә андыйлар саны - 0,4 процент.

Башкортстанда инде берничә ел рәттән эшсезләр саны Татарстан белән чагыштырганда күбрәк. Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып Mkset яза.

2022 ел нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда эшкә яраклы халыкның 0,8 проценты эшсез утыра. 2021 елда бу күрсәткеч 1,2 процент булган. Шул рәвешле, бер елда республикада эшсез кешеләр саны 0,4 процентка кимегән.

2020 елда Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 5,6 процент булган, бу – Идел буе төбәгендә иң зур күрсәткеч.

Татарстанда исә 2022 елда эшкә яраклы халыкның 0,4 проценты гына эшсез утыруы ачыкланган, бу – Башкортстан белән чагыштырганда ике тапкыр яхшырак күрсәткеч. 2021 елда да татарстаннар арасында эшсезләр саны 0,6 процент тәшкил иткән, Башкортстан күрсәткечләреннән ике мәртәбә яхшы булган.

Басма искәртүенчә, соңгы елларда Башкортстанда иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе – эш яшендәгеләрнең күрше һәм төньяк төбәкләргә күчеп китүе. Төбәктә вахта ысулы белән читкә барып эшләү дә киң таралган. Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, вахта ысулы белән эшләүчеләр биш тапкыр күбрәк, дип яза басма.

  • Статистикага караганда, төньяк төбәкләргә иң күп эш куллары Идел-Урал якларыннан агыла. Ирләр һәм хатын-кызлар анда тормыш яхшы булганнан яки романтика эзләп түгел, ә гаиләләрен туендыру өчен китә.
  • Рәсмиләр 2023 ел башына Татарстанда эшсезлек күрсәткече рекордлы түбән дәрәҗәгә төште дип белдерде. Республиканың мәшгульлек үзәгендә бүген 7,5 мең эшсез теркәлгән.
  • Шул ук вакытта рәсми чыганакларда күренмәүче эшсезлекнең дәрәҗәсе, ягъни тулы эш сәгатендә эшләмәүчеләр, вакытлыча эшләмәүчеләр, яки түләүсез ялда торучылар саны күрсәтелми. Росстат белешмәләреннән күренгәнчә, 2022 елның өченче чирегендә (еллык саннар әлегә әйтелмәде) Русиядә күренмәүче эшсезләр 4,6 млн кешегә җиткән иде. Financial Times Finexpertiza илдә күренмәүче яки яшерен эшсезлек рәсми эшсезлек саннарыннан өч тапкырга артып киткән дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG