Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа програмчысы башкортча сөйләшә торган акыллы колонка уйлап тапкан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Айгиз Кунафинның “Һомай” исемле колонкасы һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша.

Башкортстанда IT белгеч Айгиз Кунафин "Һомай" исемле башкортча сөйләшә торган акыллы колонка уйлап тапкан. Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша. Бу хакта "Башкирский Снег" Telegram-каналы хәбәр итә.

Кунафин башкорт телен аңлаучы акыллы колонканы камилләштерү дәвам итә дигән. Бу эшкә мәгълүматларны башкортча эшкәртергә булышучы волонтерларны җәлеп итүләре әйтелә.

Күптән түгел Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров "Дөньялар үзгәрә, һәм без бүген туган телләрне дигиталлаштыру, башкорт теленнән башка дөнья телләренә автомат тәрҗемәче булдыру турында сөйлибез. Интернеттагы һәр кеше теләсә нинди мәгълүматны туган телендә ала алсын өчен безгә бу эшчәнлекне тагы да көчәйтергә кирәк", дип белдергән иде.

  • Мондый кызыксыну татарларда да бар. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда татар мәктәпләре һәм татар сыйныфларына татар телендә эшләнгән IT програмнар юк, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, татар телендә белем алучы балалар урыс телле програмнар кулланырга мәҗбүр.
  • Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифралаштыру төп дәрәҗәдә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән. Автоматик синхрон тәрҗемәләр барлыкка килә, аудиолар текстка әйләнә, һәм киресенчә, сөйләм текстка әйләнә – тел хәзер башкача, "гибридлы" кулланыла.
  • Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов "Алиса", "Google Ассистент", "Siri" платформасы рәвешендә татарча ясалма интеллект ясауга әле ерак дип саный.
  • Моңарчы Айгиз Кунафин башкорт телен дигиталлаштыру турында Азатлыкка да сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG