Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ шымчылыкта шикләнеп The Wall Street Journal журналистын тоткарлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Махсус хезмәт ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) шымчылыкта шикләнеп, The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны тоткарлавын хәбәр итте. Махсус хезмәт ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.

Бүген, 30 мартта Русиядә алты еллап эшләгән журналистның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте турында материал әзерләгәндә Екатеринбурда югалуы билгеле булды.

29 мартта шәһәр үзәгендәге Bukowski Grill рестораны янында гади киемдәге кешеләр башына свитерын тартып кигереп, бер ирне тоткарлады, бу – Гершкович булган дип фаразлана.

30 мартта аның турында Свердлау өлкәсе губернаторы хакимиятенең рәсми булмаган Telegram-каналы язды: "Кичә Екатеринбурда чынлап та The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны тоткарладылар. Бик җитди хәл", диелде.

  • The Wall Street Journal-дан тыш, Гершкович элек Agence France-Presse, The Moscow Times һәм The New York Times басмаларында да эшләде. Гершковичның The Wall Street Journal-да соңгы язмасы 28 мартта чыкты.
  • Шымчылыкта гаепләп хөкем итсәләр, аны 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG