Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда урыс теле берләшмәсе төзергә җыеналар


Урыс теленнән "Тоталь диктант" язу, архив фотосы
Урыс теленнән "Тоталь диктант" язу, архив фотосы

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң республикада урыс теленә игътибар артты.

Татарстанда урыс теле берләшмәсе төзелергә мөмкин. Бу хакта Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин 4 апрельдә уку йортында урыс теленә багышланган халыкара форумда белдергән. Анда 17 илдән тел белгечләре катнашкан.

Аныңча, республикада урыс теле берләшмәсен булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышу бара.

"Мондый берләшмә төзеләчәк беренче төбәк булып Татарстан булачак. Бу урыс теленең милли байлыгыбыз һәм дәүләт теле буларак үстерү өчен бик мөһим. Бу дәүләт бурычы. КФУ әлеге юнәлештә алдынгы булырга тиеш дип уйлыйм", дип белдергән ул.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда урыс теленә игътибар артты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип әйтте.

Узган ел урысы теленә аерым комиссия булдырылды, татар теле исә башка туган телләр белән берләштерелде. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип белдерде.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.

Быел Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга сигез укучы язылган.

Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG