Казанда блогерлар Гела Гогишвили һәм Хаоян Сюй тоткарланды. "Медиазона" язуынча, бу аларга бер ай элек "ЛГБТны пропагандалау" турында беркетмә төзүләре сәбәпле булган.
Гогишвили әйтүенчә, Сюй – Кытай ватандашы. Аны документларын тикшерү өчен Казандагы "Бургер Кинг" янында кытай-төркемдәшләре белән бергә полиция хезмәткәрләре туктаткан.
"Бөтен кешенекен тикшерделәр, бар да тәртиптә кебек, ә Хаоян үзе белән паспортын да, теркәлү кәгазен дә алмаган. Шуңа аны алар бу хактагы мәгълүматларны тикшерү өчен бүлекчәгә алып китте. Әмма Хаоян Мәскәүдә теркәлгән, шуңа аның Казанда теркәлмәсе юк", дип сөйләгән Гогишвили.
Япеев полиция бүлекчәсендә блогерлар үзләренә "ЛГБТны пропагандалау" турында беркетмә төзелүен белеп алган. Егетләр өстеннән полициягә әләкне март башында Петербур активисты Тимур Булатов язган булуы ихтимал диелә.
Sota хәбәренчә, полиция бүлекчәсенә Кытай консуллыгы вәкилләре килгән, аларга Сюйны ни өчен тоткарлауларын аңлатмыйлар. Шулай ук басма Хаоян Сюйны төнгә полиция бүлекчәсендә калдырачакларын яза. Бу хакта "Sota"га яшьләрнең адвокаты Адель Хәйдәршин сөйләгән.
"Административ эшне егетләр Youtube-да чыгарган ниндидер ролик турында әләкләүләреннән соң ачканнар. Сюйны да Гогишвилины да хөкем итәчәкләр, тик бүлекчәдә Сюй гына кала. Аңа 50 мең сум штраф яки кулга алу яный. Ике очракта да алга таба депортациялиячәкләр", дип белдергән адвокат.
- Гела Гогишвили һәм Хаоян Сюй — яшь ЛГБТ-пар. Алар TikTok-та һәм Telegram-каналларында үз тормышлары турында сөйли. Блогерлар күптән түгел үзләрен гомофоблар эзәрлекли башлавые һәм үтерү белән янавын әйтә.
- Былтыр 24 ноябрьдә Русия думасы ЛГБТ пропагандасын тулысынча тыю турында канун кабул итте. 5 декабрьдә аны Русия президенты Владимир Путин имзалады. Яңа маддә нигезендә, физик һәм юридик затларга зур күләмдә штрафлар бирү күз уңында тотыла, чит ил ватандашларын исә илдән депортацияләргә мөмкинннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум